Бөгелмә авазы

Чисталык үзебез өчен кирәк

11 май көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Премьер-министр Илдар Халиков катнашында узган киңәшмәдә экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров республикада 15 апрельдә башланган санитар-экология ике айлыгының беренче аена нәтиҗәләр ясады. Әлфия МОСТАФИНА.


Аның сүзләренә караганда, муниципалитетлар үз территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү буенча зур эш башкарган, күпсанлы өмәләр оештырган.

Республикада санитар ике айлык барышында 3 804 хокук бозу очрагы ачык-ланып, алар буенча 2 300 административ беркетмә төзелгән, 99 предприятие һәм оешма, 498 вазифаи зат җавапка тартылган. Тупас хаталар җибәргән оешмаларга карата 30 факт буенча материаллар хокук саклау органнарына тапшырылган. Республикада чүп-чар ташлаучыларга 7 миллион сум күләмендә штраф салынган.

Гомумән, тиеш түгел урында хасил булган 751 чүплек ачыкланган, аларның 302се юк ителгән.

15 майда барлык мәгариф учреждениеләрендә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, "Бердәм экология дәресе" акциясе уза. Ә 18 майда, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән бергә, агач утырту көне оештырылачак.

Президент Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, территорияләрне санитар чистарту эшен дәвам итүне сорады. "Урманнар тирәсенә һәм яр буйларына чүп-чар ташлаучы кешеләр белән катгый сөйләшергә, андыйларның кулла-рына сугарга кирәк", - диде ул.

…Гомер-гомергә һәр ел саен яз җитүгә, бар халыкны шимбә өмәләренә чыгарып, "Шәһәребезне гөлбакча итик" шигаре астында шәһәрдә санитар чистарту айлыгы башлана. Быел да 15 апрельдән ике айлык старт алу белән 20 апрельдә шәһәр һәм район кешеләре, дәррәү кубып, үз территориясен кышкы чүптән арындырырга шимбә өмәсенә чыкты. Һәм, билгеле инде, һәр йорт, оешма-предприятиеләр тирәсендә элекке кебек чүп өемнәре түгел, чүп-чар тутырылган кара капчыклар пәйда булды (бу турыда бер мәртәбә язып чыккан идек инде). Әле бүген дә, өч атнага якын вакыт узуга карамастан, кайбер урыннарда бу капчыклар, анда-санда булса да, һаман күренә. Газета алырга килгән өлкән яшьтәге бер агай, көлемсерәп, бу уңайдан тирән мәгънәле фикер әйтте: "Ул капчыкларны җыеп алу өчен тагын бер өмә оештырырга кирәктер, бәлки?"

Монысы бер мәсьәлә. Ә менә икенче бер проблеманы хәл итәр өчен нәрсә эшләргә соң? Дүшәмбе көнне төшке ял сәгатендә тирән чокырның төбеннән Бөгелмәбезне урталай бүлеп диярлек агучы инешнең "хәлен" белешергә булдым (редакция яныннан да уза ул чокыр). Моннан 20 ел чамасы элек яңа бинага күчеп эшли башлаган чорда чәй кайнатырга суны без шунда төшеп, челтерәп аккан чишмәләрдән алып менә идек. Ә бүген мин шул 500 - 600 метр аралыкта гына да ниләргә генә тап булмадым!(рәсемдә). Тирән чокырның төбеннән нечкә тасма булып, чыкканда күз яшедәй саф булган, шушы шакшы аша ага-ага кислотадай зәһәр сыекчага әверелгән су ага. Аллаһы Тәгалә безгә бит аны болай исраф итәр өчен түгел, сусынны басар өчен бүләк итеп биргән, ләбаса.

Ә бит чисталык үзебездән, бары тик үзебездән генә тора. Тирә-юньгә карата битараф булмасак, өлкәннәр мисалында яшьләребезне чисталыкка-пөхтәлеккә гел-гел өндәп торсак, оешма-предприятиеләр экология темасына йөз белән борылсалар, мондый проблемалар күпкә ким булыр иде.

2013 елны Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип кабул иттек. Шулай булгач, тирә-юнебезне чиста тоту һәм аны күз карасыдай саклау быел бигрәк тә актуаль тема булып тора. Уйланыйк, җәмәгать. Уйланыйк һәм эшкә керешик.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: