Бөгелмә авазы

Чисталык – сәламәтлек һәм яхшы кәеф өчен

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының агымдагы елның 18 мартында чыгарган 430 нчы номерлы күрсәтмәсе нигезендә һәм Бөгелмә муниципаль районы территориясен чистартуны тизләтү, санитар-эпидемиология һәм экология куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирерлек хәлгә китерү максатында, 2015 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр санитар чистарыну икеайлыгы игълан ителә. Чара су буйларында, тимер юл һәм автотрассалар...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының агымдагы елның 18 мартында чыгарган 430 нчы номерлы күрсәтмәсе нигезендә һәм Бөгелмә муниципаль районы территориясен чистартуны тизләтү, санитар-эпидемиология һәм экология куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирерлек хәлгә китерү максатында, 2015 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр санитар чистарыну икеайлыгы игълан ителә.
Чара су буйларында, тимер юл һәм автотрассалар тирәсендә, авыл хуҗалыгы объектлары янында, халыкның күпләп ял итү урыннарында, бакчаларда, гаражлар һәм шәхси торак йортлар ихаталарында барлыкка килгән чүплекләрне ачыклау, шулай ук торак йортлар тирәләрендә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр территорияләрендә, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният, спорт, сәүдә объектларында, базарда, машиналар кую урыннарында, автозаправка станцияләрендә чистарту-җыештыру эшләрен башкару максатыннан оештырыла.
Икеайлык барышында шәһәр һәм район күләмендә милекчелекнең барлык төрендә булган предприятиеләр катнашында, шулай ук җирле халыкны җәлеп итеп, өмәләр үткәреләчәк.
Җыелган чүп-чарны яндыру катгый тыела, аны полигонга чыгару өчен бюджет оешмаларына машиналар алдан биреп куелган заявка буенча җибәреләчәк. Һәр пәнҗешәмбе көнне беркетелгән территорияләрне җыештыру өчен санитар сәгатьләр оештыру зарур.
Санитар-экологик икеайлык барышында эшләнергә тиешле эшләр: рәсми булмаган чүплекләрне ачыклау; күпкатлы йортлар ишегалларын, бакчаларны һәм паркларны чистарту; балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерү; тукталыш павильоннарын ремонтлау, буяу; көнкүреш калдыклары салына торган контейнерларны һәм алар куела торган мәйданчыкларны ремонтлау, буяу; зиратларны җыештыру; агачлар һәм куаклар утырту. Болар барысы да шәһәр һәм районның санитар торышын яхшырту һәм ямьләндерү максатында эшләнә.
Өмәләр вакытында шәһәр территориясендә җыелган чүп-чарны хезмәт күрсәтүче предприятиеләр һәм хосусый эшмәкәрләр, аерым оешмалар билгеләгән транспорт чыгарачак.
Бу чорда шулай ук офисларның, кибетләрнең тышкы ягын чистарту, ямьләндерү, тәртипкә китерү (юу, чистарту, чәчәчкләр утырту һ.б.) сорала. Төзелеш оешмалары эш бара торган территорияләрне һәркөнне җыештырып торырга, аннан чыга торган йөк машиналары һәм башка транспортның тәгәрмәчләрен юуны оештырырга тиеш.
Икеайлык барышында экология хезмәте һәм күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләренең рейдлары үткәреләчәк. Табигатьне саклау, төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата административ чаралар күреләчәк.
Сүз уңаеннан, шәһәр-район территориясен төзекләндерүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде, бу документ белән Бөгелмә муниципаль районының рәсми порталында таныша аласыз.
2014 елгы санитар икеайлык барышында шәһәрдә 39 495 кеше катнашкан, 154 берәмлек техника җәлеп ителгән, полигонга 37 мең куб метр чүп-чар түгелгән, 6 810 квадрат метр мәйданда рәсми булмаган чүплек ачыкланып, юк ителгән иде. Узган еллар тәҗрибәсеннән файдаланып, быел яшьләрнең җәмәгать оешмаларын җәлеп итү дә күздә тотыла. Шулай ук традицион рәвештә сайттагы "Халык контроле" сервисы тулы куәткә эшләячәк.
Алда безне зур бәйрәм - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы көтә. Кыска гына вакыт эчендә урамнарны, ишегалларын, паркларны һәм барлык территорияләрне кышкы чүп-чардан арындырып, ямьләндерү - безнең бурыч.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: