Бөгелмә авазы

Чәчә башларга да вакыт җиткән

Бүген игенчеләр аяз көннәрнең һәр сәгатеннән мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланып калырга тырышып эшлиләр. "Кызганыч, быел узган 2012 ел- дагы кебек мул икмәк булмаячак. Шуңа да карамастан, бөтен көчне һәм тырышлыкны куеп эшләргә кирәк", - ди ТР авыл ху-җалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Ул республиканың авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашулар...

Реклама

Әлфия МОСТАФИНА.
Бөгелмә районы кырларында да эш кайный. Соңгы вакытта аяз һәм эссе торган көннәр игенчеләр өчен бик тә кулай һәм бу вакытны игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен файдаланып калырга кирәклеген һәркем аңлый.
Саннарга игътибар итсәк, 14 августка булган рәсми мәгълүматларга караганда, район кырларында барлык мәйданның 39 процентында, ягъни 14,8 мең гектарда җәмгысе 28 мең тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алынган. Уртача уңыш гектарыннан 19 центнер тәшкил итә. Аерым алганда, 5 390 гектарда 10,8 мең тонна арпа җыелган. Бу һәр гектардан 20 центнер дигән сүз.
Хуҗалыкларга килгәндә, "Подгорный" (51 процент мәйданда урып-җыю тәмамланган), "Муса Җәлил исемендәге" (57 процент) җәмгыятьләрдә урып-җыю кызу темплар белән бара. Иң югары уңыш исә "Бөгелмә продкорпорациясе" җәмгыятендә - һәр гектардан 26,2 центнер чыга. "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалыкта бу сан 20,1не тәшкил итә. "Татагро" җәмгыяте арендага алган җиренең 30 процентында игеннәрне урып-җыйган. Уртача уңыш - 17,9 центнер.
Белгәнегезчә, августка керү белән киләсе уңыш турында кайгырта башларга да вакыт җитә. Бөгелмә муниципаль җирлегендә барлыгы 55,5 мең гектар җирдә туфракны эшкәртү сорала. Бүгенгә шуның 8,5 мең гектарында бу мөһим эш башкарылган.
Район хуҗалыклары менә ничәмә көн инде - 12 августтан алып, көзге культураларны чәчүгә керешкән. "Бөгелмә продкорпорациясе" хуҗалыгы шушы вакыт аралыгында барлыгы 200 гектарда көзге арышны җир куенына иңдергән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: