Бөгелмә авазы

Бәйрәмнәр имин узсын!

*Комиссия - эштә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында шәһәрдә хокук тәртибен 200дән артык хезмәткәр саклаячак Террорчылыкка каршы комиссиянең бу елдагы соңгы утырышы шәһәр мэры Л. Закиров җитәкчелегендә узды. Көн тәртибенә биш сорау куелган иде. Докладчылар арасында мәдәният бүлеге начальнигы Лена Миңнуллина да чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, шәһәр һәм район...

*Комиссия - эштә
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында шәһәрдә хокук тәртибен 200дән артык хезмәткәр саклаячак
Террорчылыкка каршы комиссиянең бу елдагы соңгы утырышы шәһәр мэры Л. Закиров җитәкчелегендә узды.
Көн тәртибенә биш сорау куелган иде. Докладчылар арасында мәдәният бүлеге начальнигы Лена Миңнуллина да чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, шәһәр һәм район мәдәният учреждениеләре, террорчылык белән экстремизмны профилактикалау максатында, ике юнәлештә эшлиләр: афәткә каршы тору идеологиясен системалы нигездә оештыру һәм алып бару, шулай ук террорчылык гамәлләре булу ихтимал дип саналган объектларда саклану эшләрен камилләштерү.
- Мәдәният учреждениесенең эшчәнлеге яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү, булдырмый калу, милли җирлектә экстремизмга юл куймау, милләтара аралашу культурасы тәрбияләүгә юнәлдерелә, - дип өстәде ул.
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында террорчылыкка каршы эшнең ничегрәк оештырылачагы турында РФ Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Александр Потапов сөйләде. 2014 елның 23 декабреннән башлап, 2015 елның 15 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк бәйрәм чараларында тәртип саклаячак полиция хезмәткәрләренең саны 210нан да ким булмаячак. Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда объектларны террорчылык гамәлләреннән саклау өчен полиция хезмәткәрләре, кинологлар җәлеп ителәчәк, шикле кешеләр, объектлар, предметлар - һәммәсе дә тикшереләчәк.
Комиссия утырышына йомгак ясап, Линар Закиров бөгелмәләрнең Яңа ел бәйрәмен көтеп алуларын әйтте, бу чорда шәһәрдәшләребезнең иминлеген саклау исә шәһәр һәм райондагы барлык службаларның да төп бурычы икәнлегенә басым ясады.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: