Бөгелмә авазы

Быел Бөгелмә сулыгында масштаблы эш алып барылды

Быел Бөгелмә сулыгында гомер булмаган масштаблы эш алып барылды. 2016 ел -- Сулыкларны һәм аларның тирә-юнен саклау елы дип игълан ителгән иде. Һәм шул уңайдан, махсус республика программасы нигезендә, Бөгелмә сулыгы өр-яңа төсмер алды. Халык телендә "Бөгелмә сазлыгы" дип йөртелгән сулык танымаслык булып үзгәрде. Ул, чын мәгънәсендә, мәдәният үзәгенә әверелде...

Быел Бөгелмә сулыгында гомер булмаган масштаблы эш алып барылды. 2016 ел -- Сулыкларны һәм аларның тирә-юнен саклау елы дип игълан ителгән иде. Һәм шул уңайдан, махсус республика программасы нигезендә, Бөгелмә сулыгы өр-яңа төсмер алды. Халык телендә "Бөгелмә сазлыгы" дип йөртелгән сулык танымаслык булып үзгәрде. Ул, чын мәгънәсендә, мәдәният үзәгенә әверелде дисәк, бер дә ялгышмабыз. Бу эш шәхсән республика Президенты Рөстәм Миңнеханов контролендә торды. Даими рәвештә Бөгелмәгә, архитекторлар десанты белән берлектә, Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман килеп йөрде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: