Бөгелмә авазы

Бәяләр-контролдә

Кулланучылар базарын үстерү, бәяләрнең нигезләнмәгән үсешенә юл куймау өчен Бөгелмәдә җирле җитештерүчеләрнең товарларын алгы планга кую юнәлешендә максатчан эш алып барыла, һәр атна саен азык-төлек товарларына мониторинг уздырыла. Бу турыда эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Морад Булгаков сөйләде. Ул Бөгелмә муниципаль...

Кулланучылар базарын үстерү, бәяләрнең нигезләнмәгән үсешенә юл куймау өчен Бөгелмәдә җирле җитештерүчеләрнең товарларын алгы планга кую юнәлешендә максатчан эш алып барыла, һәр атна саен азык-төлек товарларына мониторинг уздырыла.

Бу турыда эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Морад Булгаков сөйләде.

Ул Бөгелмә муниципаль районының 2014 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады. Докладтан күренгәнчә, продукция, эшләр һәм хезмәт күрсәтүнең тулай күләме 39,3 миллиард сум тәшкил иткән. "Геология" тармагы бу күрсәткечкә иң зур өлеш керткән (19,5 миллиард сум). Кече һәм урта предприятиеләр эшләп чыгарган тулаем продукция күләме - 9,2 миллиард сумлык. Республиканың социаль-икътисади үсеш буенча муниципаль берәмлекләр рейтингында Бөгелмә - 17 нче урында. Анализдан күренгәнчә, моның сәбәпләре: төп капиталга чагыштырмача түбән дәрәҗәдәге инвестицияләр; җирле җитештерүчеләр эшләп чыгарган продукция күләменең аз булуы; торак торгызуда акрын темплар һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең аз күләмдә булуы. Муниципаль район башлыгы бу күрсәткечләрне яхшырту юнәлешендә тиешле эшләрне башкарырга кушты.

Морад Булгаков урта һәм кече эшмәкәрлек үсеше турында сөйләгәндә шәһәр һәм районның "Лизинг-грант" программасында катнашуын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, тәкъдим ителгән алты проектның нибары өчесе генә (җаваплылыгы чикләнгән "Подгорный", "Балкыш" һәм "Бөгелмә тегү фабрикасы" җәмгыятьләре) кабул ителгән. Хезмәт базарындагы вәзгыятькә килгәндә, бүгенге көндә 323 кеше эшсез дип исәпләнә (эшсезлек дәрәҗәсе 0,58 процент). Шәһәр мэры Линар Закиров билгеләп узганча, тынычланырга һич ярамый. Катлаулы икътисади шартларда бөгелмәләрнең социаль яктан якланганлыгын тәэмин итү - беренчел бурыч. "Безнең эш икътисади үсешне активлаштыруга, икътисад тармакларына ярдәм итүгә, социаль тотрыклылыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән булырга тиеш", - дип ассызыклады муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: