Бөгелмә авазы

БУРЫЧЫ БУЛГАННАРГА ЯРДӘМ ЙӨЗЕННӘН

20 февраль көнне "Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты" унитар предприятиесендә чираттагы утырыш булып узды. Утырышка торак-коммуналь хезмәтләре өчен бурычлылар чакырылган иде. Комиссия әгъзалары 4 адрес буенча тикшерү эшләрен карады. Чернышевский урамының 2 нче йортында яшәүчеләр комиссия әгъ-заларына үзләре мәҗбүри рәвештә хөкем процедурасын башлауны сорап мөрәҗәгать иткән. Бу аңлашыла да, чөнки фатирда бүгенге...

20 февраль көнне "Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты" унитар предприятиесендә чираттагы утырыш булып узды. Утырышка торак-коммуналь хезмәтләре өчен бурычлылар чакырылган иде. Комиссия әгъзалары 4 адрес буенча тикшерү эшләрен карады.
Чернышевский урамының 2 нче йортында яшәүчеләр комиссия әгъ-заларына үзләре мәҗбүри рәвештә хөкем процедурасын башлауны сорап мөрәҗәгать иткән. Бу аңлашыла да, чөнки фатирда бүгенге көндә 4 кеше исәптә тора һәм аларның барысы да коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бер дәрәҗәдә җаваплы. Тик бу җаваплылык бертигез үтәлми.
1 нче Тыкрыкның 8 нче йортында яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләр-гә 75 мең сум бурычы бар. Бу бурыч гаилә башлыгы мәрхүм булгач җыелган. Берүзе бала белән калган хатын-кызның яшәү чыганагы юк. Шул рәвешле, комиссия әгъзалары әлеге фатирда кайнар суны өзәргә дигән карар кабул итте. Азкеремле гаиләне субсидия алу өчен исәпкә куялар. Торак-коммуналь хезмәтләре өчен бурычны түләүне исә кичектерделәр.
Комиссия әгъзаларын Сельхозтехника урамының 1 нче йортында яшәүчеләрнең бурычы шок хәленә китерде. Әҗәт 382 мең сумнан да артып киткән. Фатирда әниле-уллы ике кеше пропискада тора. Студент малай әнисенең фатирда яшәмәвен, эш эзләү белән мәшгуль булуын әйтә. Фатирда салкын һәм кайнар суга исәп приборлары куелмаган, шуңа күрә комиссия әгъзалары аларны куюда ярдәм күрсәтергә булдылар.
Бер яшьлек малае булган яшь ананың - үз проблемасы. Аңа фатир 135 мең сум бурычы белән ата-анасыннан калган. Бүгенге көндә балалар йортында үскән бу ханым бала пособиесенә (600 сум) көн күрә. Матди ярдәм күрсәтерлек туган-тумачалары юк. Фатирда кайнар һәм салкын су торбалары өзелгән, ә түләүләр норматив нигезендә саналган. Шуңа күрә фатирдагы коммуналь хезмәтләргә бурыч буенча кабат исәп-хисап ясаячаклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: