Бөгелмә авазы

Бу тармакка җитди карау кирәк

"Бүгенге көндә сөт терлекчелеге авыл хуҗалыгының төп ышанычы һәм таянычы булып тора, - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 1 февральдә булып узган киңәшмәдә үзенең чыгышын шушы сүзләр белән башлады. - Нәкъ менә бу тармак быел уңышларга ирешергә ярдәм итәргә мөмкин". Әйе, сөт бүгенге көндә авыл хуҗалыгы предприятиеләре,...

Әлфия МОСТАФИНА.

Реклама

Ел башыннан ук республикада сөт җитештерүне узган елгы дәрәҗәдә саклап калырга тырышырга кирәклеген дә искәртте авыл хуҗалыгы министры, чөнки авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен сөткә сатып алу бәяләре бик тә күркәм - литрын 23 - 24 сумнан сатарга була. Бу әле чик түгел.
Министр үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, сөт җитештерүне киметмәү генә түгел, арттыруга ирешкән хуҗалыкларда бу мөһим продуктны сатудан кергән акча хезмәт хакын да, салымнарны да, электр энергиясенә түләүләргә дә җитә. Тиздән язгы кыр эшләре башланачак. "Язгы чәчүгә ярдәм йөзеннән бирелүче субсидияләрне бары тик узган елгы күрсәткечләрне киметмәгән муниципалитетлар гына ала алачак", - дип кисәтте Марат Әхмәтов.
Саннарга килгәндә, республика хуҗалыкларында барлыгы 236 945 баш савым сыер (Бөгелмә районында - 2 112 баш) исәпләнә. 3 февральгә булган рәсми мәгълүматларга караганда, Бөгелмә районы терлекчеләре тәүлеккә 21,1 тонна сөт җитештерә (республикада ул 2 785,7 тонна тәшкил итә). Бер сыердан уртача 10 килограмм сөт савып алына (узган елгы дәрәҗәдән 0,8 килограммга кимрәк). Муниципаль район башлыгы Илдус Касыймов ТР Президенты ярдәме белән районга нәселле 100 баш сыер кайтартылачагын, аларның килешү шартларын үтәгән хуҗалыкларга биреләчәген хәбәр итте.
Бүген сөт - муллык билгесе, хуҗалыктагы кешеләрнең яхшы яшәве өчен төп чыганак булып тора. Әгәр дә шәхси хуҗалыкларда - сыер, авылда исә ферма булмый икән, димәк, авыл халкы эшсез кала дигән сүз. Нәтиҗәдә, бу авылның киләчәге дә бик өметсез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: