Бөгелмә авазы

Бөтен кеше зар елый

Газетабызның 12 март санында "Халык өчен эшләмәгәч…" дигән исем астында басылып чыккан мәкаләнең авторы Мәрзия Зарипова белән мин тулысынча килешәм. Шул уңайдан үземнең фикерләремне дә җиткерәсем килә.

Әнәс НАЗЫЙМОВ,
җәмәгатьчелек хәбәрчесе.
Бөгелмә шәһәре.
Беренче мәсьәлә. Исәп-хисап приборы буенча аен айга түләп баруыма карамастан, ел башыннан 59 сум (бурыч) дип язып китергәннәр. Аның барлыкка килүен мин шуннан күрәм: безгә ай үткәнче 3 - 4 көн алдан түләп куярга кушалар. Әнә шул берничә көнне алар үзләренчә исәпләп, бурыч итеп
җибәрәләр. Ә без, югыйсә, ул көннәрне чутлап, исәпкә кертеп бирәбез саннарны. Шулай булгач, ул көннәр өчен икеләтә түлибез булып чыга түгелме соң?
Узган айда, энергетикларга шулкадәр ачуым килсә дә, ашап туймаганны ялап туйсыннар инде дип, теге 59 сумны да кушып түләп кайттым.
Икенче мәсьәлә. Нигә алар апрель аенда түлисе түләү квитанциясенә "за март" дип язып, башны әйләндерәләр икән? "Горгаз"ныкы шикелле һәр айның үз "платежка"сы булырга тиеш бит! Һәм катгый исәп-хисап приборлары күрсәткече буенча гына.
Өченче мәсьәлә. Аванс итеп түләргә дигән тагын бер "яңалык" уйлап тапканнар. Күпме ут яндырасыбызны, күпме су түгәсебезне алдан белеп торырга без әүлия түгел бит. Ә ай азагында бөтенесен ачыклап, яңадан барып түләү бигрәк тә өлкән яшьтәге пенсионер халкы өчен бик мәшәкатьле эш, ләбаса. Мәсәлән, энергетиклардан "рекомендуемый аванс за февраль 172 руб. 80 коп" дигән язу килде үземә. Бу сумманы "түшәм"нән алып язганнары күренеп тора.
Дүртенче мәсьәлә халыкның тәмам теңкәсенә тигән ОДНнар турында. Минемчә, моннан чыгу юлы бар. Электр энергиясенә "перерасход" булган икән, кыш көне айлы кичләрдә төнге сәгать 1дән иртәнге 4кә кадәр урам утларын сүндереп торырга була.
Энергетиклар, газовиклар, ил буенча халыкның бурычы миллиардка якынлашып килә дип зарланмагыз. Бары да үзегезнең үк ел саен халык күтәрә алмаслык хаклар куюыгыздан килеп чыкканын беләбез. Халык бу бәяләрдән зар елый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: