Бөгелмә авазы

Бөртекләр җиргә иңдерелә

Республикада язгы бөртекле культураларны чәчү эше төгәлләнеп килә. 15 майга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда чәчү эшләре 1,5 миллион гектар җирдә яки фаразланган-ның 83 процентында башкарылган (җәмгысе 1,6 миллион гектар чәчүлек җирләр бар, шуның 980 мең гектарын сабан ашлыгы биләп тора). Республиканың 20 районы иртә бөртекле культураларны чәчү эшен төгәлләгән.

Әлфия МОСТАФИНА.

Шул исәптән язгы бөртекле культуралар 983 мең гектар мәйданда чәчелгән, бу планлы күрсәткечләр-нең 98 процентын тәшкил итә. Ши-кәр чөгендере 55,8 мең гектар җирне яки планлаштырганның 94 процентын били. Рапс 68,4 мең гектар мәйданда чәчелгән (барлыгы 122 мең гектарда чәчелергә тиеш), бу планның 61 процентын тәшкил итә. Бәрәңге 3,5 мең гектар җирне биләячәк (28 процент).

Бөгелмә муниципаль районында иртә культураларны чәчү эше 29 апрельдә башланып, 9 майга төгәлләнде. Ул 20 мең гектарда башкарылды. Материаль-техник базаның нык булуы бу эшне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен тулы мөмкинлек бирде. Шулай ук терлек азыгы культураларын чәчү дә тәмамланып килә.

1,5 мең гектар җирдә карабодай чәчәсе бар. Ул технология буенча 20 майдан алып, 5 июньгә кадәр эшләнә. Кыр хезмәтчәннәре бүгенге көндә туфракны әзерләү белән мәшгульләр. Быел шулай ук 9 мең гектарда орлык өчен көнбагыш утыртылачак. Чәчүлек җирләрне чүп үләннәреннән, корткычлардан саклауда районның "Бөгелмә продкорпорациясе", "Подгорный", "Муса Җәлил исемендәге" һәм "ТатАгро" хуҗалыклары актив эшлиләр. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе А.Малыхин әйтүенчә, башка еллардан аермалы буларак, быел терлек азыгы әзерләү эшен күпкә алданрак, Сабан туйларына кадәр башлау күздә тотыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: