Бөгелмә авазы

Бәрәңге корткычларына каршы

Бәрәңгенең, мәгълүм булганча, авырулары күп: аның сабагында, тамыр системасында, бүлбеләрендә үрчи торган бактерияләр, вируслар, гөмбәчекләр, нематодлар - һәммәсе дә үсемлекне һәлак итәргә сәләтле. ТР идарәсе дәүләт инспекторы. Соңгы елларда республикада яшәүчеләр арасында бәрәңгенең начар үсүеннән, саклау кыенлашканнан зарланучылар артты. Кемдер моны һава шартлары белән аңлата, кемдер туфракка сылтый, кайберәүләр -...

Бәрәңгенең, мәгълүм булганча, авырулары күп: аның сабагында, тамыр системасында, бүлбеләрендә үрчи торган бактерияләр, вируслар, гөмбәчекләр, нематодлар - һәммәсе дә үсемлекне һәлак итәргә сәләтле.

ТР идарәсе дәүләт инспекторы. Соңгы елларда республикада яшәүчеләр арасында бәрәңгенең начар үсүеннән, саклау кыенлашканнан зарланучылар артты. Кемдер моны һава шартлары белән аңлата, кемдер туфракка сылтый, кайберәүләр - колорадо коңгызына. Әмма моңа еш кына күзгә күренми торган алтынсу бәрәңге нематоды дигән корткыч сәбәп була. Ул дөньяның күп илләрендә, шул исәптән безнең Россиядә дә карантин объект булып санала. Бу корткыч паслён семьялыгындагы күп үсемлекләрне зарарлый. Туфрактан да, тамырланган үсемлекләр белән дә, бәрәңге бүлбеләренә һәм бүлбеле-суганчалы чәчәкләргә ияреп тә тарала.
Зарарланган үсемлекләрнең сабаклары аз санда, нечкә һәм озын була, аскы яфраклары саргая, шиңә. Бүлбеләр дә яралмый, яралса да аз һәм кечкенә була, аның каравы, тамырлар бик нык тарала, көрәнсу төстә булуы белән аерылып тора. Аларда, игътибар белән караганда, алтынсу кабыклы шарчыклар сыман корткычлар күренеп тора.
Алтынсу бәрәңге нематоды ел саен бер генә урында игелә торган аерым хуҗалыклардагы бәрәңге уңышына аеруча зыян китерә. Зарарланган участокта корткыч чыганаклары күпләп үрчегәнгә шулай була ул. Андый кишәрлекләрдә уңышның 30 процентка якынын югалтырга мөмкин, ә корткычларга уңай ел килсә, бәрәңге бөтенләй диярлек уңмый - 90 процентының харап булуы ихтимал.
Нематодларга каршы чыдам сортлы үсемлекләр үстерү һәм чәчүлек орлыкны аеруча җентекле әзерләү - әлеге авыруга каршы көрәшнең экологик яктан куркынычсыз саналган бердәнбер ысулы. Ә инде зарарланган җир кишәрлекләрен алтынсу бәрәңге нематодыннан чистарту өчен әлеге корткычавыруларга бирешми торган культуралар чәчеп үстерергә кирәк (күпьеллык үлән, уҗым арышы, горчица, рапс, көзге бодай һ.б.)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: