Бөгелмә авазы

Боз ышанычсыз!

Лаеш районында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре быел Кама елгасында боз белән куптарылып киткән 126 балыкчыны коткарганнар. Соңгы шундый вакыйга узган якшәмбедә булган, ул көнне 47 балыкчы ярга чыгарылган.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Бүгенге көндә ТР Министрлар Кабинетының боз калынлыгы 7 сантиметрдан кимрәк булган сулыкларга керүне тыя торган карары гамәлдә. Ә инде күмәк уеннар һәм чаралар боз калынлыгы 10 - 25 сантиметрга җиткәндә генә оештырыла ала. Дистәләрчә еллар дәвамында сыналган бу киңәшләргә колак салу бик кирәк. Боз астына китү кебек бәхетсезлек очракларына әлеге кагыйдәләрне белмәгән, яисә белеп тә, үтәргә теләмәгән кешеләр юлыга.
Су объектларында кешеләр гомерен саклау кагыйдәләрен бозган кешегә кисәтү ясала һәм, моннан тыш, гражданнарга - 1 - 1,5 мең; җитәкчеләргә - 4 - 5 мең; юридик затларга 40 - 50 мең сумга кадәр штраф салына. Ә инде калынлыгы 7 сантиметрдан кимрәк булган су өстендәге бозга кергән өчен кисәтү һәм гражданнарга - 1,5 - 2 мең; җитәкчеләргә - 5 - 7 мең; юридик затларга 50 - 70 мең сумга кадәр штраф каралган.
Боз ватылып, салкын суга чумгач, кеше югалып кала, зиһене чуалып, еш кына ни эшләргә кирәген дә искә төшерә алмый. Иң беренче шарт - каушамагыз. Боз читенә күкрәк белән ятарга, кулларны як-якка җәеп җибәреп, аяклар белән этенеп, боз өстенә шуышып менәргә тырышыгыз. Бу вакытта ярдәмгә кешеләр чакырып кычкырырга онытмагыз. Боз өстенә чыккач, үзегез атлап килгән якка таба борылып, алга шуышыгыз. Батып баручыга ярдәмгә килүчеләр исә боз читенә үк килеп җитмичә, бер очын ныклап тотып, каеш, бау, шарф һ.б. ыргытырга, я озын колга (такта) сузарга тиеш. Суга батучы ныклап ябышкач, коткаручы, үзе дә шуышкан хәлдә, ипләп кенә тартып чыгара. Ышанычлы боз өстенә, яисә ярга чыгуга, җылы урынга керергә тырышыгыз, кесә елефоныннан "112" санын җыеп, үзегезнең кайда икәнлекне хәбәр итегез.
МЧС хезмәткәрләре шәһәр һәм район кешеләренең, хәтта махсус билгеләр куелмаса да, хәзерге вакытта боз өстенә чыгудан тыелып торуын үтенә, дип хәбәр итә ТР дәүләт инспекторы Е. Лазарева бөгелмәләргә мөрәҗәгатендә.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: