Бөгелмә авазы

Борынгылар cүзләре

Татар халкының мифологик мирасында без - хәзерге буын адәм балаларына гыйбрәт булырлык, акыл алырлык бик күп тирән мәгънәле фикерләр, ырымнар, юрамалар бар. Борынгы кешеләрнең һәр гамәле, һәр адымы дини-мифик карашларга, ышануларга, йолаларга нигезләнгән булган. Аларны дөрес аңлаганда, яшәү фәлсәфәсенең дә бик күп хикмәтләренә төшенергә була. Ни генә дисәң дә, аксакаллар...

Татар халкының мифологик мирасында без - хәзерге буын адәм балаларына гыйбрәт булырлык, акыл алырлык бик күп тирән мәгънәле фикерләр, ырымнар, юрамалар бар. Борынгы кешеләрнең һәр гамәле, һәр адымы дини-мифик карашларга, ышануларга, йолаларга нигезләнгән булган. Аларны дөрес аңлаганда, яшәү фәлсәфәсенең дә бик күп хикмәтләренә төшенергә була. Ни генә дисәң дә, аксакаллар сүзе - хак сүз ул, борынгылар белми сөйләмәс...

*Савыт (аш тәлинкәсе) төбендәге соңгы токмач - бәхет токмачы.

*Өйрәдәге соңгы ярма - бәхет ярмасы. (Ышанулар буенча бу бәхет токмачы, бәхет ярмасы яшел төстә була, имеш. Шул токмачны, шул ярманы эзли-эзли, балалар салган ашларын ашап бетергәнне сизми дә калганнар). "ризыкның бәрәкәтлесе - тәлинкә төбендәге соңгы тамчы, соңгы бөртектә" дигәне дә бар.

*Умач - бәхет, сәламәтлек ашы. Елга бер мәртәбә юулса да, умач ашасаган кешенең җелеге корый.

*Май күп ашасаң - күзең сукыраер.

*Калак (тукмак) яласаң - хатының (киявең) таз булыр.

*Ашаган вакытта авызына тоз кергән кеше (ризыкта эреп бетмәгән тозлы урын, яисә кулдагы кисәкнең тоз савытына төшеп китүе дип аңларга кирәктер) бәхетле була.

*Әшәке сөйләшсәң - телең корыр.

*Ихата-хуҗалыктагы мал-туарга суксаң - соңыннан аларның ите тамагыңа таш булып утырыр.

*Сабый балага суксаң - кулың корыр, балаң булмас, нәселең корыр, юкка чыгар.

*Ятимгә, гарипкә, карт-корыга суксаң - кулың корыр, яисә гомерең кыскарыр.

*Өлкәннәргә сәлам бирмәсәң - гомерең кыскарыр. Чөнки җавап итеп алган теләк гомерне саклый, озайта дип саналган.

Бәхет өмет иткән кешегә берничә киңәш:

- Сабый балаларның башыннан ешрак сыйпагыз.

- Чишмә суы белән ешрак коеныгыз.

- Яланга чыгып, иртәнге чыкка чылана-чылана, ятып аунагыз.

- Өй каршыгызда - яраткан агачыгыз, тәрәзә төпләрендә яраткан гөлләрегез үссен.

- Иртән кояш чыкканны ешрак карап торыгыз.

- Кешеләргә ешрак елмаегыз.

- Һәр тереклек иясе белән эчтән генә булса да исәнләшеп йөрегез.

- Ләйсән яңгыр астында йөрегез.

Сәхифәне Ә.Ш. әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: