Бөгелмә авазы

Болгарда – Мәүлид бәйрәме

Болгарда Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) туган көне хөрмәтенә багышланган федераль дәрәҗәдәге Мәүлид ән-Нәби бәйрәме быел бишенче тапкыр узды. Чара Мөселманнарның Диния нәзарәте тарафыннан оештырылды, беренче тапкыр Болгар ислам академиясе бинасында үтте. Тантанага Россия Югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч, Ираннан хаҗ...

Болгарда Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) туган көне хөрмәтенә багышланган федераль дәрәҗәдәге Мәүлид ән-Нәби бәйрәме быел бишенче тапкыр узды. Чара Мөселманнарның Диния нәзарәте тарафыннан оештырылды, беренче тапкыр Болгар ислам академиясе бинасында үтте.

Тантанага Россия Югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Иран Ислам Республикасының Казандагы генераль консулы вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч, Ираннан хаҗ эшләре буенча Югары Лидер вәкиле Хөҗҗәт-өл-Әслам Сәед Али Гази Әскар, Төркиядән танылган коръән-хафиз Исхак Даныш, дин һәм җәмгать эшлеклеләре, төрле дәрәҗә җитәкчеләр, Россия төбәкләреннән, шул исәптән Дагыстаннан, Ульяновск һәм Иваново өлкәләреннән, Удмурдстаннан, Коми һәм Ханты-Мансый автономияле округыннан, Байкал аръягыннан һәм башка җирләрдән мөфтиләр, аларның вәкилләре - барлыгы 300дән артык кеше катнашты. Болгарда үтә торган бу тантана, традицион рәвештә, Россия күләмендә оештырыла торган Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең иң төп өлеше булып санала.

Чара Коръән сүрәләре укудан башланып китте. Аннары иң беренче булып, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев исеменнән җыелган җәмәгатьне Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев сәламләде. Тәбрикләү сүзләрен ул рус һәм татар телләрендә ирештерде, дин әһелләренә традицион Исламны һәм татар телен саклау эшчәнлегендә уңышлар теләде.

Аннары Росссия Югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин сүз алды. Ул чыгышын Мөхәммәд (с.г.в.) сүзләре белән башлап җибәрде:

- Кешеләргә ихтирам күрсәтә алмаган кеше Аллаһка да хөрмәт белән карый алмый. Бүген Болгарда Ак мәчет эшләп тора, Болгар Ислам академиясе ачылды, ел саен биредә Мәүлидне бәйрәм итәбез. Боларны гамәлгә ашыра алган өчен без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевка, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт әйтергә тиешбез, - диде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да үз чыгышын Мәүлид бәйрәменең татар халкы борынгы заманнардан ук билгеләп үтә торган бәйрәм икәнлеген җыелган җәмәгатьнең исенә төшерүдән башлап җибәрде:

- Аллаһы Тәгалә изге Коръәндә күрсәткән рәхим-шәфкать һәм юмартлык өчен шатлана белергә кирәклеген әйтә ("Юныс" сүрәсе, 58 нче аять). Ә пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәллам - безнең өчен җибәрелгән иң зур мәрхәмәт ул, ә аның туган көне безнең өчен зур шатлык, - диде һәм бу хакта Коръәннең "Әл-Әнбийә" сүрәсенең 107 нче аятендә әйтелгәнлеген билгеләп үтте.

Кунакларның рәсми чыгышлары танылган нәшид һәм мөнәҗәт әйтүчеләр Илгиз Шәйхразыев, Ильяс Халиков, Ильяс Минһаҗев, камера хоры, "Нәшидуль Ислам" төркеме солистлары чыгышы белән аралашып барды.

Әлеге тантанада мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Республика күләмендә үткән Коръән укучылар бәйгесендә җиңеп чыккан Азат Һадиевка конкурсның төп бүләген - хаҗ сәфәренә бару өчен юллама да тапшырды.

 

 

 

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: