Бөгелмә авазы

Бәла аяк астында, сак булыгыз!

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда котыру чиреннән ел саен 55 меңләп, ягъни һәр 10 минут саен бер кеше үлә. Бу афәт икътисади зыян салу ягыннан - бишенче, кешенең үлеменә китерә торган йогышлы авырулар арасында унынчы урында тора. Корбаннарның яртысы диярлек - балалар.

Фәридә НИЗАЕВА,
ТР "Россельхознадзор" идарәсе инспекторы.

Россиянең котыру чире дигән бәла аяк астында саналган күп кенә төбәкләре арасында Татарстан да бар. 2011 елда 14 россияленең гомере шул сәбәптән өзелә, ә 2012 елның сентябрь аенда гына да ике үлем афәте була. Ә гомумән алганда, узган елда илебездә җәнлекләр котыруның 941 очрагы теркәлгән.
Бу бәла Бөгелмә районын да читләп узмады. Узган елда безнең районда йорт һәм кыргый хайваннарда котыру чиренең 9 очрагы мәгълүм булды. Чирле җәнлекләр Иске Исаково, Кече Бөгелмә, Иске Сумароково, Берлек, Казанка, Соколка авыллары, Кымыз хуҗалыгы һәм Аэропорт тирәләрендә очрады.
Котыру чиренең беренче билгеләре буларак, кешенең төшенкелеккә бирелүе, температурасы күтәрелү, тешләнгән урынның кычытуы санала. Соңрак сулыш алу кыенлаша башлый, курку хисе барлыкка килә. Ярсыган чорында судан курку аеруча көчәя. Аннан соң инде муен, бит, тел мускуллары, соңрак аяк-куллар параличлана.

ТР "Россельхознадзор" идарәсе котыру чирен профилактикалау җәһәтеннән түбәндәге кагыйдәләрне үтәү кирәклеген искә төшерә: йорт хайваннарына прививкалар ясату; оешма территорияләрен тиешле санитар тәртиптә тоту зарур; күзәтүчесез җәнлекләрнең җыелуына, аларның подвалларга, чардакларга үтеп керүенә юл куярга, авыру терлекләрне суярга ярамый; терлекләрне территориягә кайтару, яисә читкә озату эшләрен дәүләт күзәтчелек органнары рөхсәте белән генә эшләргә; кыргый җәнлекләр белән контакт булган очракта, ветеринария һәм медицина хезмәткәрләре белән киңәшләшергә; эт һәм песиләрне исәпкә алу тәртибен сакларга; карантин игълан ителгән урыннарда сөтне кайнатмыйча кулланмаска һ. б. Терлекләрнең сәламәтлегенә кагылышлы шик туа калса, кичекмәстән райондагы дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: