Бөгелмә авазы

Бирешмибез, тырышабыз!

Берләшкән милләтләр оешмасы карары нигезендә 1993 елдан бирле билгеләп үтелә торган көн - Инвалидлар көне физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә үзләрен җәмгыятьтә артык кеше дип хис итмәскә, азмы-күпме игътибар тоярга мөмкинлек бирә. Безнең коллективта да бу көн аерым затларга аеруча ихтирам күрсәтеп, ярдәм итү, булышу көне булып санала. Бүген мин сезгә...

Берләшкән милләтләр оешмасы карары нигезендә 1993 елдан бирле билгеләп үтелә торган көн - Инвалидлар көне физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә үзләрен җәмгыятьтә артык кеше дип хис итмәскә, азмы-күпме игътибар тоярга мөмкинлек бирә.

 

Безнең коллективта да бу көн аерым затларга аеруча ихтирам күрсәтеп, ярдәм итү, булышу көне булып санала.

Бүген мин сезгә 21 яшендә дошман һөҗүменә каһарманнарча каршы торган, сигез фашистны юк иткән өчен "Батырлык өчен" медаленә лаек булган, хәзер инде 94 яшьлек элекке хезәттәшебез турында сөйләп үтәсем килә.

Пётр Фёдорович Сакмаров - Бөек Ватан сугышы ветераны, беренче төркем инвалид. Аның белән очрашкан чакларда, бу мөхтәрәм затның ихтыяр көченә, тормышны сөю дәрәҗәсенә, күңел көрлегенә сокланмый мөмкин түгел. Ул һәрвакыт элек үзе эшләгән янгын сүндерү частенда эшләрнең ничек баруы, хезмәтчәннәрнең тормыш-көнкүреше белән кызыксынып тора. Үзе эшләгән чакларны да еш кына сагынып искә ала:

- Эх, яшьрәк булсаммы, һичшиксез эшкә кире кайтыр идем! - ди ул, елмаеп.

Рухи ныклыгы, көчле ихтыярлы булуы сизелеп тора аның. Кыен чакларда да бирешми, сызланган-авыртынган чакларда да ыңгырашмый торган көчле рухлы кеше ул. Аның холык-фигыле безгә дә үрнәк булып тора, алга карап эш итә белергә этәргеч бирә.

Саубуллашкан чакта мин аңа:

- Пётр Фёдорович, һәрчак шундый булыгыз, бирешмәгез! - дим. Ә ул җавап итеп елмая гына:

- Тырышырмын! - ди.

Наталья ПЕНЬКОВА,

21 нче янгын сүндерү часте инженеры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: