Бөгелмә авазы

Бирүчесе булмаса, алучысы булмас иде...Исемлектә Бөгелмә дә бар!

Бер мәктәптә ата-аналардан җыелган акчага укытучылар Гарәп Әмирлекләренә ял итәргә барып кайткан. Монысы Татарстан Президентын аеруча гаҗәпләндерде.

Халык арасында уздырылган сораштыру нәтиҗәләре буенча, ришвәтчелек өлкәсендәге хәлне Татарстанда “уртача”, дип бәяләгәннәр. Кешенең тормыш сыйфатына тәэсир итә торган факторлар арасында ул юллар торышы, социаль проблемалардан кала 12нче урында.

Югыйсә, шул ук балалар бакчасында чиратлар булу, мәктәпләрдә, хастаханәләрдә тәртип кимү – барысы да ришвәтчелек белән бәйле. Антирейтинг күрсәткәнчә, ришвәтчелек буенча беренче урыннарда ЮХИДИ, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләре тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган республиканың ришвәтчелеккә каршы комиссиясе утырышы бу юлы аеруча җанлы узды.

Укытучылар әти-әни акчасына ял итә
Республиканың баш прокуроры Илдус Нәфыйков китергән фактлар уйландыра. Казанның күп кенә мәктәпләре бизнес үзәкләргә әйләнеп бара. Әнә, 19нчы гимназиядә түләүле хезмәтләр өчен ата-аналардан елына барлыгы 50 миллион сумга якын акча җыйганнар. Ул акчаның бер өлеше директорның, урынбасарларының хезмәт хакын арттыру өчен тотылган.

Бер мәктәптә ата-аналардан җыелган акчага укытучылар Гарәп Әмирлекләренә ял итәргә барып кайткан. Монысы Татарстан Президентын аеруча гаҗәпләндерде. “Ничек инде, ата-ана акчасына укытучы чит илдә ял итеп йөри? Аңламыйм. Ата-аналар фондында җыелган акчаның нәрсә өчен тотылганы һәркемгә күренерлек, ачык булсын”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Бу мәсьәләгә шәһәр мэры Илсур Метшин: “Сүз Халыкара олимпиада турында бара. Анда барысы да законлаштырылган, ата-ана акчаны үз теләге белән җыйган иде”, – дип ачыклык кертергә тырышты. Әмма, Рөстәм Миңнеханов барыбер бу вакыйганы хупламады. “Халыкара олимпиадага бару өчен акчаны бюджеттан бүлеп бирергә иде алайса, мәктәпләрдә акчаның нинди максатларда тотылуын җитди күзәтергә кирәк”,– диде ул мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановка. 

Мәгариф өлкәсендә чынлап та ришвәтчелек белән бәйле проблемалар, чишәсе мәсьәләләр җитәрлек. 10нчы сыйныфка кабул итмәүдән зарланучылар күп, бу аеруча Бөгелмә, Яшел Үзән, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә күзәтелә. Балалар бакчасына кабул итүдә электрон чиратлар булдыру да проблеманы әллә ни хәл итмәде, ахры. Чөнки, бакчага чират көткән әти-әниләрдән шикаятьләр кимеми. Чират акрын бара, дип зарланучылар күп. Беренче сыйныфка кабул итүдә дә аңлашылмаучанлыклар җитәрлек. 

Үзегезне тынычландырмагыз 
Мәктәпләрдә төп проблема ата-аналардан акча җыю булса, югары уку йортларында ришвәтчелек “чәчәк” ата. Укымыйча гына диплом алу, зачет, имтиханны акча биреп тапшыру дисеңме... Бу мәсьәләне хәл итүнең юлларын эзләгәндә, Казан илкүләм фәнни тикшеренү технология университетының ректоры Сергей Юшко үз тәкъдимнәрен җиткерде. Әйтик, имтихан кабул иткәндә комиссиядә кимендә ике кеше булырга тиеш, студентларның үзләрен ришвәтчелек белән көрәш эшенә тартырга кирәк, тулай торакларда укучыларга аңлату эшләре алып бару да уңышлы булыр иде. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, мәгариф өлкәсенә мәктәпләрне, балалар бакчасын төзү, яңарту өчен илкүләм проект кысаларында бюджеттан 16 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән. Ә нәтиҗә кая? 

«Бу сезнең өчен яңа эш булса иде, сез шәһәрне биш бармагыгыз кебек беләсез бит. Сезнең әшәке буласы килмиме? Куркасызмы? Һәр эшнең тәртибе бар. Кемгәдер бер тәртип, икенчеләренә икенче тәртип була алмый. Бу тәртипне салып буладыр бит?” – дип Рафис Борһановка сорау арты сорау яудырды Президент. “Салып карарбыз”, – дип тыйнак кына җавап бирде министр. Тик Президентны бу җавап канәгатьләндермәде бугай. “Бу мәзәктәгечә килеп чыкты инде. Алга барыр өчен арттагы рельсларны сүтеп алга тезәбез. Тик, арттагысын сүтәргә ярамый. Бер-береңә гел әйбәт булып кына алга китеш булмый”, – диде Президент. 

Ришвәтчелек күп күзәтелгән тагын бер өлкә – сәламәтлек саклау тармагы. Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның чыгышы начар түгел иде. Коррупцияне булдырмас өчен министрлык тарафыннан эшләнә торган гамәлләрне җентекләп санап чыкты ул. Тик, Президент беренче чиратта, гади пациентка игътибарны арттырырга кушты. “Үзегезне үзегез тынычландырмагыз. Конкрет эшләр кирәк. Сырхауханәгә килгән кеше ни өчен чиратта озак утыра, ә түләүле хезмәтләрдән файдаланучылар арасында чират юк?” – дип искәртте Президент. 

Рөстәм Миңнеханов ришвәтчелек өлкәсен тагын да ныграк контрольгә алырга, бу өлкәдә министрлыкларга, муниципалитетларга да җитди эшләргә боерды.

Ришвәтчелек белән бәйле кешеләрне фамилияләп атарга кирәклеген дә әйтте. “Безнең прокурор йомшак. Тик аның тешләми торуы, тешләре юк дигән сүз түгел”, – дип бу проблемага киләчәктә җитди игътибар бирелүен кисәтте Рөстәм Миңнеханов. 

Кул кулны юа. Анысы аңлашыла. Тик ришвәтчелек белән алга китеп булмый. Кызганыч, коррупциягә каршы бер генә илнең дә иммунитеты юк. Шуңа да бәлки үзеңнән башларга кирәктер. Бирүчесе булмаса, алучысы да булмас иде бит. 

"Шәһри Казан"

 Эльвира Мозаффарова

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: