Бөгелмә авазы

Бәхетсезлек очракларын булдырмыйк

Үткән атнада хакимият бинасында Бөгелмә муниципаль районының предприятие, оешма, учреждение, кече һәм шәхси бизнес җитәкчеләре катнашында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча киңәйтелгән координацион совет утырышы үтте.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.

Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад үсеше буенча урынбасары Альберт Хөсәенов, ТР хезмәт буенча баш дәүләт инспекторы Таһир Вилданов, координацион совет җитәкчесе урынбасары Фәнис Шакиров, "Роспот-ребнадзор"ның Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Марат Рәхимов, юл хә-рәкәте иминлеге дәүләт автоинс-пекциясенең Бөгелмә бүлеге начальнигы Марсель Моратов, Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рамил Миргалимов чыгыш ясадылар, районда килеп туган вәзгыятьне анализлап, үз фикерләре белән уртаклаштылар.


Әйе, билгеләп үтелгәнчә, ел саен бихисап чаралар күрелүгә дә карамас-тан, бөтен республикадагы кебек үк, бу өлкәдә хәл бездә дә борчулы булып кала бирә. "Предприятие, оешмаларда хезмәтне саклау һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләсенә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та зур игътибар бирә", - дип билгеләп үтте Фәнис Шакиров үз чыгышында. Шуңа күрә барлык предприятиеләрдә һәм оешмаларда производствода бәхетсезлек очракларын булдырмый калу өчен бар көчне куярга кирәк. Гомуми саннарга күз салсак, райондагы тулаем халык саны 2012 елның 1 октябренә 111,7 мең кешене тәшкил иткән, шуларның 89,6 меңе - шәһәрдә, 22,1 меңе авыл җирлекләрендә яши. Эшкә яраклы халык саны - 66,1 мең, икътисади яктан актив өлеше 58,5 мең кешене тәшкил итә. Район территориясендә 148 зур һәм урта предприятие эшли, аларда 26298 кеше көч куя, шул исәптән Бөгелмәдә - 24801, районда - 1498. Барлык зур һәм урта предприятиеләрдә дә закон нигезендә хезмәтне саклау бүлекләре булдырылган, бу эшкә штат хезмәткәрләре, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү вәкаләтле вәкилләре тартылган. Кече предприятиеләрдә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында да әлеге өлкәдә тәҗрибәсе булган җаваплы белгечләр бар. Агымдагы елның 9 аена бу өлкәдәге чараларны финанслауның тулы күләме 114,2 миллион сум, үткән елның шул вакытында бу сан 104,7 миллион сум тәшкил иткән булган.

Аяныч саннарга күз салсак, Бөгелмә муниципаль районында 2010 елда производствода дүрт хезмәткәр фаҗигале һәлак була, 2009 елда бу сан бераз артыграк - алты кеше. Үткән ел исә өчәү якты дөнья белән хушлаша. Ә агымдагы елның тугыз аенда районыбыз территориясендә сигез бәхетсезлек очрагы теркәлеп, шуларның бишесе кеше гомере өзелүгә сәбәп була. Шушы вакыт аралыгында предприятие һәм оешмаларда, шәхси предприятиеләрдә, закон һәм хезмәтне саклау шартларының үтәлешен тикшерү нәтиҗәсендә, 570 мең сум, җәмгыятьләрнең вазифаи затларына 320 мең сум күләмендә штраф салынган.

Әлбәттә инде, бәхетсезлек очрак-лары барлык җитәкчеләрнең һәм шул ук вакытта хезмәткә җиңел караучы эшчеләрнең үзләренең дә баш бәласедер. Кайвакыт кирәкле вакытта касканы гына кию дә гомерне саклап калырга мөмкинлек бирә, бары тик аек фикерләп, һәр адымыңа зур җаваплылык белән карарга гына кирәк, югыйсә. Хакимияттә дә бу мәсьәләгә җитди караш яши. Әлеге юнәлештә 2010 елның декабрь аенда районда хезмәтне саклау һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча координацион совет оештырыла. Аның составына ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре, Бөгелмә шәһәре проф-союзлар федерациясе, Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге вәкилләре, ЮХИДИ, хакимиятнең муниципаль органнары, башкарма комитет, төзелеш күзәт-челеге буенча көньяк-көнчыгыш инспекциясе керә. Совет утырышлары 2011 елда - 3, быел 4 тапкыр үткән булса, ел нәтиҗәләре буенча тагын 1 киңәшмә узачак.

Шулай ук районда апрель ае ахырында Хезмәтне саклау көне үткәрү дә матур традициягә әйләнде. 2012 елда бу көн "Яшел икътисадта" хезмәтне саклауны арттыру" девизы астында үтте. Предприятие, оешма һәм учреждениеләрдә бу көнгә багышлап, семинарлар, "түгәрәк өстәл", смотр-конкурслар булып узды. Чара кысаларында методик ярдәм һәм теләктәшлек күрсәтү сыйфатында координацион совет әгъзалары, хезмәт коллективларында булып, аларда катнаштылар. Бу юнәлештәге эш, гадәттәгечә, "ТНГ-Групп", "БМЗ", "ЗЖБИ", "Лифтсервис" җәмгыятьләрендә, "БЭС", "Барс Авиа"да, "Бугульмагаз" идарәсендә, "Бөгелмә УТТ"сында, мәгариф идарәсендә, халыкны социаль яклау учреждениеләрендә, Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә, "Татарстан почтасы" Бөгелмә филиалында бик эчтәлекле үтте. Мәсәлән, быел "ТНГ-Групп" коллективы, җәмгыятьнең бүлекчәләрен бергә җыеп, Бөтендөнья хезмәтне саклау көне буенча киңәйтелгән киңәшмә үткәрде, "Геофизик Татарии" гәҗитенең махсус саны басылып чыкты, шул юнәлештә үткәрелгән стена газеталары конкурсына нәтиҗә ясалды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: