Бөгелмә авазы

Бүген берләштерлгән сессия узды

Бүген Бөгелмә муниципаль районы Советының - X һәм Бөгелмә шәһәр Советының IX (берләштерелгән) сессияләре булып узды. Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр буенча түбәндәге карарлар кабул ителде. - "Бөгелмә муниципаль районы Советының 2014 елның 22 октябрендә булып узган XLIII сессиясендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлеге территориясендә эшчәнлекнең аерым...

Бүген Бөгелмә муниципаль районы Советының - X һәм Бөгелмә шәһәр Советының IX (берләштерелгән) сессияләре булып узды. Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр буенча түбәндәге карарлар кабул ителде.

- "Бөгелмә муниципаль районы Советының 2014 елның 22 октябрендә булып узган XLIII сессиясендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлеге территориясендә эшчәнлекнең аерым төрләре өчен тәгаен билгеләнгән бердәм керем салымы рәвешендә салым салу системасын гамәлгә кертү турында"гы 2 нче номерлы карарга үзгәрешләр кертү турында" 1 нче карар;

- Бөгелмә муниципаль районы Советының "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең 2017 елга һәм пландагы 2018 һәм 2019 еллар чорына бюджет проекты турында"гы 2 нче карары;

- Бөгелмә муниципаль районы Советының "Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы җирле үзидарә органнарында гражданнарның эшкә билгеләнгән вакытта керемнәре, милеге, мөлкәти характердагы йөкләмәләре, шулай ук хатынының (иренең), балигъ булмаган балаларының керемнәре, милекләре, мөлкәти характердагы йөкләмәләре, ә тагын ул вазифадагыларны алыштырган чакта үзләренең һәм хатынының (иренең), балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, милекләре, мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматлар бирү мәҗбүри булган муниципаль хезмәт вазифаларының исемлеге турында"гы 3 нче карары;

- Бөгелмә шәһәр Советының "Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегенең 2017 елга һәм пландагы 2018 һәм 2019 еллар чорына бюджет проекты турында"гы 1 нче карары;

- Бөгелмә шәһәр Советының "Гаммәви тыңлаулар билгеләү турындагы (төзелешкә рөхсәт ителгән чик параметрлардан тайпылуга, җир участогын яки капиталь төзелеш объектын файдалануга шартлы төрдәге рөхсәт бирү турында) 2 нче карары.

Кабул ителгән карарларның тулы тексты белән Интернетта "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең bugulma.tatar.ru рәсми порталында танышырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: