Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең үзәк урамнарында юл иминлеге темасына багышланган акция уздырдылар

"Радуга" үзәге социаль педагоглары Бөгелмәнең үзәк урамнарында юл иминлеге темасына багышланган акция уздырдылар. Белгечләр автомобиль юлларының җәяүлеләр өчен гаять югары куркыныч чыганагы булуын әйтә. Балалар өчен - бигрәк тә. Аларның юлдагы иминлеге турында янәшәдә булган олы кешеләр кайгыртырга тиеш. Туганымы ул, чит кеше баласымы - монысы мөһим түгел. Транспорт йөртүчеләр...

"Радуга" үзәге социаль педагоглары Бөгелмәнең үзәк урамнарында юл иминлеге темасына багышланган акция уздырдылар.

Белгечләр автомобиль юлларының җәяүлеләр өчен гаять югары куркыныч чыганагы булуын әйтә. Балалар өчен - бигрәк тә. Аларның юлдагы иминлеге турында янәшәдә булган олы кешеләр кайгыртырга тиеш. Туганымы ул, чит кеше баласымы - монысы мөһим түгел. Транспорт йөртүчеләр дә кече яшьтәге җәяүлеләргә дә, пассажирларына (шул исәптән, үз балаларына да) бик игътибарлы булырга тиеш.

"Иминлек - мөһим нәрсә" дигән профилактик акцияне оештыручылар җәяүлеләргә мәгълүмати буклетлар, листовкалар тараттылар. Алар шәһәр халкының игътибарын юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклегенә юнәлтүне максат итеп куйган иде.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагогы Лилия Ремеева әйтүенчә, алар машиналарда куркынычсызлык каешын эләктерү, балаларны махсус җайланмаларга утыртып йөрү кирәклекне дә пропагандаладылар.

РәзиләШАКИРОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: