Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең ял базасында – Ачык ишекләр көне

"Яшьләр сертификаты" республика проектын тормышка ашыру кысаларында, Бөгелмә муниципаль районының А. Губин исемендәге ял базасында балигъ булмаганнар эшләре буенча исәптә торучы яшүсмерләр өчен "Ачык ишекләр көне" узды. Проект Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссия белән берлектә башкарылды. Малайлар һәм...

"Яшьләр сертификаты" республика проектын тормышка ашыру кысаларында, Бөгелмә муниципаль районының А. Губин исемендәге ял базасында балигъ булмаганнар эшләре буенча исәптә торучы яшүсмерләр өчен "Ачык ишекләр көне" узды. Проект Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссия белән берлектә башкарылды.

Малайлар һәм кызларга "Факел", "Юность" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, "Форпост" җәмәгать тәртибе саклау шәһәр үзәге тарафыннан презентацияләр тәкъдим ителде. Грек-рим көрәше буенча тренер А.Антонов, бокс буенча Д.Григорьев, кикбоксинг буенча М.Котлыбаев, шулай ук, "Форпост" үзәге җитәкчесе Р.Баландин яшьләргә әлеге спорт төрләре, спорт секцияләре турында сөйләделәр, бурыч һәм максатлары белән таныштырдылар. Тәрбиячеләр аларны хезмәттәшлек итәргә һәм спорт секцияләренә язылырга чакырды. "Миллениум" яшьләр клубы педагог-психологы А. Лазарева алар белән "Стресс" темасына интерактив дәрес үткәрде.

Яшүсмерләр көн дәвамында хәрби-патриотик юнәлештәге "Родина" республика профиль сменасы эшендә катнаштылар, спортның хәрби-гамәли төрләре белән таныштылар, укыту әсбапларын куллану мөмкинлекләрен өйрәнделәр, спорт ярышлары ярдәмендә физик әзерлекләрен арттырдылар. Чара азагында тантаналы линейкада Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе И. Тахиятуллин 50 яшүсмергә "Яшьләр сертификаты" Республика проекты таныклыгын тапшырды.

А. САЛИХОВА,

"Яшьләр сертификаты" Республика проекты кураторы, "Миллениум" яшүсмерләр клубы директоры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: