Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең сәләтләре чиксез шәхесләре

Ничек кенә булмасын, мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез, көчле шәхесләр олы тормыш юлында үз юлларын табып, бәхетле, җиңел яшәсеннәр иде.

Физик мөмкинлеге чикле кешеләр башка сау-сәламәт булганнарга үрнәк тә әле. Сәламәтлегендә ниндидер тайпылышлар булган килеш тә иҗат итәргә, сәләтләреңне ачарга, үзеңне ки­рәкле итеп тоярга, башкаларга ярдәм итәргә була. Сүзем – Бөгелмә кызы Юлия Ишкова турында.

Юлиягә – 17 яшь. Ул, 10 яшеннән алып, “Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге базасында булдырылган “Йолдыз” театр студиясендә шөгыльләнеп, һәрвакыт диярлек төп рольләрне башкара килә. Кыз әлеге үзәктә даими тернәкләнү курслары да үтә.

Көчле рухлы кыз үткән ел “Театр – AII IncIusive” сәламәтлеге чикле балалар театр студияләре Республика фестивале Дипломанты, шулай ук “Парус надежды” үзенчәлекле балалар иҗатының IV региональ фестивале катнашучысы да була.

Юлия бүгенге көндә кондитер һөнәрен үзләштерә. Рәсем ясарга ярата, хәтердән татарча һәм русча әкиятләр, хикәяләр укый. Шунысы да игътибарга лаек, рус кызында татар әкиятләренә, хикәяләренә кызыксынуны укытучылары – 9нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлназ һәм Гөлнар Билаловалар уяткан. Аларның игътибары, кызыклы биремнәре, шөгыльләре ярдәмендә Юлиядә татар теленә зур кызыксыну уянган.

Балалар церебраль параличы – бала һәм ата-аналар өчен җитди сынау. Авыруны контрольдә тоту өчен зур көч һәм чыгымнар таләп ителә. Статистика күрсәткәнчә, психологик хәлне күтәрә алмыйча, мондый гаиләләрдән әтиләр дә читләшә.

Светлана Ишкова кызын ялгызы тәрбияли. Баласының диагнозы турында белгәч, ул аңардан баш тартмый, киресенчә, барлык көчен Юлияне тәрбияләүгә бирә.

–  Бала табу йортында шунда ук бала яшәячәк яки яшәмиячәк дип фараз бирделәр. Ләкин барысы да уңай якка хәл ителде. Яхшы табиблар табылды, алар барысын да яхшылап аңлаттылар, ярдәм иттеләр. Иң авыры инвалидлык өчен кирәкле документларны җыю булды. Билгеле инде, тормышта төрле мөнәсәбәтләр белән очрашабыз. Кемнәрдер безнең проблемаларга бөтенләй дә игътибар бирмиләр, кемнәрдер ярдәм итәргә омтылалар, –  ди Светлана Михайловна.

Светлана ханымның тормыш юлында ярдәмчел кешеләр шактый очрый. Ул балада тормышка кызыксыну уятырга сәләтле булган кешеләрне эзли һәм аларны таба. Көн саен диярлек баласын ниндидер шөгыльләргә һәм укуга озата.

–  Бервакыт вак моториканы үстерү буенча дәресләр эзләп, Укучылар сараена барып эләктек, анда рәсем укытучысы Александр Кизим белән таныштык. Элек беркайчан да мөмкинлекләре чикле балалар белән шөгыльләнгәне булмауга да карамастан, ул безне кире какмады, килергә, йөрергә тәкъдим итте. Шулай итеп без анда 3 елга якын дәресләр алдык. Бала яратып рәсем ясый башлады, уку процессына кызыксынуы артты, – ди Светлана.

Светлана Михайловна бүгенге көндә Юлияне тәрбияләүдән тыш, эшләвен дә дәвам итә. Ә кызын карарга һәрвакытта да әти-әнисе, туганнары ярдәмгә килә.

–  Минем өчен – кызым гади бала. Диагнозына карамастан, аның бар эше дә яхшы килеп чыга, ул башка яштәшләре кебек үк музыка тыңларга ярата, үзенчә бии, күп кенә заманча радиохитларны белә. Бүгенгесе көндә без бергәләп кондитер һөнәрен үзләштерәбез. Уку Бөгелмә техник-төзелеш  көллиятендә үтә. Төркемдә 15 кеше. Уку 2 ел дәвам итәчәк. Шулай итеп, без башкалар кебек лекцияләр язабыз, өй эшләрен эшлибез, зачетлар, экзаменнар тапшырабыз, – ди Светлана.

         Ничек кенә булмасын, мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез, көчле шәхесләр олы тормыш юлында үз юлларын табып, бәхетле, җиңел яшәсеннәр иде. Чөнки аларның тормышында сынаулар болай да бик күп булган.

       

         Ләйсән ЙОСЫПОВА әзерләде.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: