Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең сәләтле укучылары

Соңгы арада туган телне укыту процессында зур үзгәрешләр булды. Татарстанда тыныч кебек тоелган тормышны кузгатып җибәрү өчен Владимир Путинның Йошкар-Олада әйткән бер җөмләсе җитте. "Туган тел булмаган телләр кешенең үз ризалыгыннан башка укытылырга тиеш түгел", - дигән иде ул. Шушы җөмлә "Рус телле ата-аналар комитетлары" оештырып, татар теленә, мәк­тәпләрдә татар...

Соңгы арада туган телне укыту процессында зур үзгәрешләр булды. Татарстанда тыныч кебек тоелган тормышны кузгатып җибәрү өчен Владимир Путинның Йошкар-Олада әйткән бер җөмләсе җитте. "Туган тел булмаган телләр кешенең үз ризалыгыннан башка укытылырга тиеш түгел", - дигән иде ул. Шушы җөмлә "Рус телле ата-аналар комитетлары" оештырып, татар теленә, мәк­тәпләрдә татар телен укытуга каршы кампания җәелдереп җибәрүгә сәбәп булды. Телләрне өйрәнүнең мөһимлеген аңлап бетермәгән кайбер ата-аналарның әлеге дәресләрдән баш тартуы шау-шу күтәрде. Мәктәпләрдә татар теле дәресләре киметелмәсме? Меңләгән укытучылар эшсез калмасмы? Бу сораулар көнүзәк мөһим мәсьәләгә әйләнде.

Шулай да безнең күп кенә мәктәпләребездә бу мәсьәлә уңай чишелеш тапты һәм татар телен өйрәнү сәгатьләре бер дә кимемәде диярлек. Шундыйларның берсе һәрвакытта да сәләтле укучылары, югары белем дәрәҗәсе, зур уңышлары белән алдынгы мәгариф учагы рәтендә балкучы 6 нчы урта мәктәп. Биредә эшләгән барлык 10 укытучы да татар теле дәресләре алып бара. Әлеге фәнне өйрәтү өчен 7 кабинет каралган, алар барысы да - заманча техника: телевизор, проектор, документ камералары һәм башкалар белән җиһазландырылган киң матур бүлмәләр.

Чыннан да, биредә телләрне өйрәнүгә, шул исәптән татар теленә дә аерым игътибар бирелә. Мәктәп җитәкчелеге белдергәнчә, тормыш юлларында тагын бик күп ачышлар, яңалыклар, төрле милләт вәкилләре белән аралашулар көткән сәләтле яшьләр өчен телләрне өйрәнү беренче урында тора.

Дәрәҗәле мәктәптә белем алучы сәләтле, үрнәк алырлык укучылар бик күп. Алар Россия, регионара, республика, район күләмендәге бәйгеләрдә үзләренең белемнәрен, осталыкларын бар яктан күрсәтәләр. Шулар арасында татар, рус, инглиз телләрен камил белеп, әлеге фәннәрдән югары нәтиҗәләргә ирешкән 10 сыйныф укучысы, чын татар кызы Луиза Кашапова аерым игътибарга лаек.

Бүгенге язмабызның герое итеп тә нәкъ менә Луизаны сайладык. Ул яулаган уңышларга килгәндә, алар - бихисап. Мәсәлән, рус әдәбияты буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль этап җиңүчесе, рус әдәбияты буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының регионара этап бүләкләнүчесе, инглиз теле буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасы бүләкләнүчесе, татар теленнән фәнни-гамәли конференция җүңүчесе, рус теле буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасы муниципаль этабы катнашучысы, инглиз теле һәм әдәбияты буенча Казан федераль университеты олимпиадасының онлайн-этабында катнашучы, инглиз теле һәм филология буенча Санкт-Петербург дәүләт университеты олимпиадасы катнашучысы.

"Минем өчен телләр өйрәнү - тормышымның иң мөһим өлеше. Телләрне, аларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, үткәнен һәм киләчәген белү бик тә мавыктыргыч. Шуның өчен дә үземнең бөтен буш вакытымны аларны өйрәнүгә багышлыйм. Туган телемә дә зур игътибар бирәм. Татар теле дәресләре бик мавыктыргыч, кызыклы үтә мәктәбебездә, без дәреслек белән эшләп, биремнәр үтәү белән шөгыльләнеп кенә калмыйбыз, шулай ук, татарча фильмнар карыйбыз, кызыклы әсәрләр укыйбыз. Бу халыкның мәдәниятен өйрәнергә бик нык ярдәм итә. Туган телемне яратып өйрәнү гаиләмнән дә килә. Без татарча аралашабыз, гаиләбезнең үз традицияләре бар. Мәсәлән, бабама әтисеннән татар халкының иң матур бәйрәмнәренең берсе - Сабан туен үткәрү тарадициясе күчкән. Без ел саен барлык туган-тумачаларыбыз, якыннарыбыз белән Буа районының Югары Лачы авылына татар милли бәйрәменә җыелышабыз, халкыбызга хас гореф-гадәтләрне үтәп, милли уеннар уйныйбыз, аш-суларыбызны пешерәбез. Мәсәлән, минем иң яраткан ризыгым, чәк-чәк һәм гөбәдия", - ди Луиза.

Тырыш, сәләтле, бер генә әйберне дә күз уңыннан ычкындырырга теләмәүче кыз бала үз өстендә бик нык эшли, хәтта ул үзанализ көндәлеге дә алып бара икән. "Анда көн дәвамында эшләргә кирәкле шөгыльләремне: нинди әдәбият укырга, мәсьәләләр чишәргә кирәклекне язам һәм көн азагында эшчәнлегемә анализ ясыйм. Кайсы эшләрем җиренә җиткереп башкарылган, ә кайсылары өстендә эшлисе бар. Әлеге шөгылем тәртипкә өйрәнүдә, әзерлек алып баруда зур ярдәм", - ди ул үзе.

- Аңарда Ходай биргән талант та көчле, шуның өстенә, тырышлыгы да искиткеч зур. Моны аның көндәлек алып баруыннан да аңлап була. Көчле рухлы Луизабыз тормыш авырлыклары алдында бервакытта да сынмасын, сыгылмасын, тормышта гел шулай көчле кеше булып калсын иде, - ди бүгенге язмабыз героеның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Румия Хафизова.

Луиза киләчәктә үзенең эшчәнлеген телләр өйрәнү, лингвистика белән бәйләргә уйлый. Казан яки Санкт-Петербургтагы телләрне өйрәнү буенча юнәлеш алган уку йортларының берәрсендә югары белем алуны максат итеп куйган, ә татар телен камил белүе аңа төрки телләрне өйрәнүдә зур ярдәм булачагын ул бик яхшы белә, шуның өчен дә туган телен яхшы итеп үзләштереп, аны камил белү өчен бар тырышлыгын куя.

Луиза үзе укый торган мәктәпне тәмамлаган Айгөл Бакированы үрнәк өлгесе итеп алган.

- Айгөл телләр өйрәнү белән шөгыльләнде. Инглиз һәм татар телләреннән үткән күп төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган сәләтле укучыларның берсе иде. Ул бүген телләрне өйрәнүен дәвам итә - Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында уңышлы гына белем ала. Аның кебек нәтиҗәләргә ирешәсем килә, - ди кыз.

Дөресен генә әйткәндә, Айгөл кебек сәләтле укучылары, тормышларында татар телен өйрәнүнең бик зур ярдәме тигәнен раслаучы сәләтле укучылары шактый 6 нчы мәктәпнең. Алар рәтенә Розалия Гөлкәеваны, Диләрә Галләмованы, Дамир Мөкимовны, Альбина Вәлиеваны, Аделина Саттарованы һәм башкаларны билгеләп үтәсе килә. Алар - телләрне белү нәтиҗәсендә бик зур уңышларга ирешкән шәхесләр.

- Башкалабыз Казанда Универсиада булган елны безнең бик күп чыгарылыш укучыларыбыз волонтерлар сыйфатында катнаштылар. Алар соңыннан үзләренә инглиз һәм татар телләрнең ни дәрәҗәдә ярдәм итүен белдереп, безгә рәхмәт сүзләре җиткереп шылтыраттылар. Төрки телле халыклар: үзбәк, казах, кыргыз, төрек, азәрбайҗан милләтеннән булган кунаклар белән аралашуда татар телен белү бик нык ярдәм итте, диделәр алар, - дип сөйләде милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Люция Мөхәммәтшина.

Әлеге мәгариф учагының югары категорияле җитәкчесе, ТР атказанган укытучысы Вячеслав Викторович Парфенов телләрне өйрәнүгә үз фикерен белдерә:

Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Татарстанда яшәүче яшьләр төрле яктан да камил булырга тиеш. Шуның өчен дә республикабызда яшәүче һәрбер шәхес 3 телне: татар, рус һәм инглиз телләрен белергә тиеш дигән идеяне максат итеп куйды. Без әлеге позицияне һәрвакыт яклап килдек, хәтта 2015 елда Бөгелмәдә укытучыларның республика август конференциясе үткән вакытта, мин чыгыш ясадым һәм мәгариф министрына Бердәм дәүләт имтиханнары буенча йомгак рус теле һәм математикадан гына түгел, ә татар теленнән дә үткәрелергә тиеш дигән фикерне җиткергән идем. Кызганычка, әлеге идея хупланмады. Телләрне белү баш мие үсешенә уңай йогынты ясый, кайбер ата-аналар, шуны аңламыйча, балалаларының тормышын җиңеләйтергә телиләр. Бу - зур ялгыш. Бик күп укучыларыбыз чит илләрдә эшли һәм аларга инглиз, рус һәм татар телләрен белүләре бик нык ярдәм итә. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, күп очракта күп телләрне белүче укучыларыбыз зур уңышларга ирешә. Мәсәлән, үткән елны рус теле буенча 10 укучыбыз республика призерлары булды, шуларның 7се - бәләкәйдән үк татар телен дә, рус телен дә белүчеләр. Минемчә гомуми тырышлык белән ата-аналарга татар теленең өстәмә нагрузка булмавын, ә киресенчә, бала үсешенә уңай йогынты ясаучы фән икәнен аңлата алырбыз. Без үзебезнең мәктәптә барлык татар теле укытучыларын саклап кала алдык, алар барысы да үз урыннарында, балаларыбызның укымышлы булуы өчен бар көчләрен биреп эшлиләр.

Юкка гына халыкта "Бер тел - бер ачкыч, ике тел - ике ачкыч", "Телләр белгән илләр гизгән", "Телләр белгән ил ачар" кебек мәкальләр барлыкка килмәгән. Моңа тарихтан да күп мисаллар китерергә булыр иде. Шуның өчен дә милләтенең кем булуына да карамастан, һәрбер бала, ата-ана, әби-бабай һәрбер телнең ни дәрәҗәдә мөһимлеген аңласын, 6 нчы мәктәптәге кебек җитәкчеләр, укытучылар һәм укучылар күбрәк булсын иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: