Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең халык театры Казанда

Бөгелмә әләмен горур тотып... Татар мәдәният үзәгенең халык театры 11 ноябрьдә "Идел-йорт" халык театрлары фестивале кысаларында драматург Шәриф Хөсәеновның "Зөбәйдә - адәм баласы" спектале белән әлеге бәйгедә катнашып, театраль Казан тамашачысың үзенең яңа иҗат җимеше белән сөендерде. Әйтергә кирәк, Казанның театр сөючеләре бөгелмәлеләрнең һәр спектаклен үз итеп, яратып кабул итәләр....

Бөгелмә әләмен горур тотып...

Татар мәдәният үзәгенең халык театры 11 ноябрьдә "Идел-йорт" халык театрлары фестивале кысаларында драматург Шәриф Хөсәеновның "Зөбәйдә - адәм баласы" спектале белән әлеге бәйгедә катнашып, театраль Казан тамашачысың үзенең яңа иҗат җимеше белән сөендерде.

Әйтергә кирәк, Казанның театр сөючеләре бөгелмәлеләрнең һәр спектаклен үз итеп, яратып кабул итәләр. Бу килүдә дә, әле без декорациябезне куеп та бетермәгән килеш, дәррәү тамаша залына кереп утырып, безнең декорация куйганны да кызыксынып карап утырдылар. Алты йөз урынлык тамаша залында ник бер урын буш калсын!

Ике сәгать ярым барган спектакльне казанлылар бик яратып карадылар. Спектакль барышын 17 тапкыр (!) көчле алкышлар белән бүлеп, театрыбыз артистларының уйнауларына мөкиббән икәнлекләрен күрсәттеләр.

Яшь артистларыбыз аеруча зур җаваплылык белән уйнадылар. Баш рольне, "Зөбәйдә"не Гөлназ Ишмиева зур осталык белән башкарып, казанлыларны көлдерде дә, елатты да, уйланырга да мәҗбүр итте. Әсхәт образын ижат итүче Булат Латфуллин актерлык осталыгы белән тамашачыны үзенә гашыйк итте. Әле театр сәхнәсенә беренче адымнарын гына ясаучы яшьләребез - Әдилә Рахмаева, Илнур Иркәгалиев, Артур Камалиев, Илназ Бәйрәмов, Гөлнара Габдрахмановалар да үзләренең сәхнә осталыклары белән чын артистлардан калышмадылар. Ә инде өлкәннәребез - Фәния Сухова, Эдуард Гафиятуллин, Әмир Садыйков, Наил Һадиевларга аеруча хөрмәт һәм рәхмәт! Алар - безнен халык театрыбызның горурлыгы, мактанычы һәм таянычы!

Татар мәдәният үзәгенең халык театры, кабат Бөгелмәбезнең әләмен югары күтәреп, мәдәниятебезнең дәрәҗәсен күрсәтеп кайтты. Ник дисәң, 100дән артык халык театры арасыннан санаулыларга гына тәтегән бәхет - "иң-иң"нәр арасында мәркәзебез Казан каласында чыгыш ясау дәрәҗәсенә ирештек бит.

Флюра Шәрипова,

Татар мәдәният үзәге халык театры режиссеры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: