Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең гаилә тормышы юбилярлары

19 июнь көнне Бөгелмәнең тантаналар залында “Ныклы гаилә” социаль-мәдәни проекты кысаларында юбиляр гаиләләрне тәрбикләделәр.

Марш һәм җылы алкышлар тавышы астында залга Клавдия Петровна һәм  Виталий Иванович Чебаревлар керде.

Якыннары һәм туганнары гаилә тормышының алтын юбилярларын котладылар. Бергә узган 55 ел – акча белән үлчәнми торган зур байлык. Клавдия Петровна һәм Виталий Ивановичны чын мәгънәсендә “алтын кешеләр” дип атап була.

Ерак 1963 елда, Хәрби көчләр сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, Виталий үзенең бергә хезмәт иткән дустына – Бөгелмәгә кунакка килә. Нәкъ менә шул вакытта иптәшенең хатынының дус кызы – Клавдия белән таныша. Бер күрүдән гашыйк була. 1963 елның 18 июнендә алар гаилә корып җибәрәләр. Виталий Иванович РЭТО заводында слесарь булып эшли башлый һәм “Сельэлектросетьстрой” трестының механикалаштырылган колонна директоры вазифасына кадәр күтәрелә.

Клавдия Петровна озак еллар тимер юл ОРСында хисапчы булып эшли, соңрак салым инспекциясендә өлкән инспектор булып көч куя. Алар татулыкта ике ул үстерәләр. Хәзер аларның зур гаиләсендә 5 онык һәм бер оныкчык бар.

Хезмәт ветераннарын һәм гаилә тормышы юбилярларын “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлек секретаре Линар Закиров һәм депутатлар корпусы исеменнән Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты, “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: