Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең Гаилә китапханәсендә укучы балалар өчен “ИНТЕРНЕТ – серле пәрәвез” дигән мәгълүмат сәгате булып үтте

"Рунет" куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында, Бөгелмәнең Гаилә китапханәсендә укучы балалар өчен "ИНТЕРНЕТ - серле пәрәвез" дигән мәгълүмат сәгате булып үтте. Очрашу программасы бик бай төзелгән иде: башта китапханә хезмәткәрләре балаларга Интернет челтәренең өстенлекле, файдалы яклары турында да, зарары турында да сөйләделәр, бергәләп "Безопасный Интернет - детям" дигән социаль ролик карадылар. Аннары...

"Рунет" куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында, Бөгелмәнең Гаилә китапханәсендә укучы балалар өчен "ИНТЕРНЕТ - серле пәрәвез" дигән мәгълүмат сәгате булып үтте.

Очрашу программасы бик бай төзелгән иде: башта китапханә хезмәткәрләре балаларга Интернет челтәренең өстенлекле, файдалы яклары турында да, зарары турында да сөйләделәр, бергәләп "Безопасный Интернет - детям" дигән социаль ролик карадылар. Аннары балаларга кызыклы викторина тәкъдим ителде: слайдларда нинди дә булса, бәлагә тарыган әкият геройларын карап, аларның нинди куркынычсызлык кагыйдәсен үтәмәү аркасында кыен хәлгә төшкәннәрен ачыклап, аңлаттылар. Кунакка килгән Маша белән Аю да "Интернет Цветик", "Вируслар", "Комплимент әйт" кебек уеннар оештырдылар. "Аккалач һәм Интернет", Тычкан баласының Интернетта сәяхәте" кебек сюжетлы уеннарда да балалар бик актив катнаштылар. "Фиксики: Интернет" мультфильмын карау да бик мавыктыргыч булды, күп фикер алышуларга, бәхәсләшүләргә этәргеч бирде. Очрашу ахырында "Балаларга - куркынычсыз Интернет" дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм "Балалар - Интернетта" дигән буклет-күрсәтмәләр таратылды.

Айсылу НУРЕТДИНОВА,
баш китапханәче.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: