Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең балалар табибәсе Светлана Шварц бик тә мөһим өч киңәш бирә

Бөгелмә балалар хастаханәсе поликлиникасының беренче бүлеге мөдире, балалар табибәсе (педиатр) Светлана Шварц баланы шәхес итеп тәрбияләү өчен бик тә мөһим булган өч киңәш бирә. Шулай ук катгый "ярамый"лар да өчәү. Сәламәтлек сәламәт яшәү рәвешенә бәйле, дип саный табибә Светлана Андреевна: "Ә сәламәт тормыш рәвеше, беренче чиратта, гаиләдә алып барылырга тиеш....

Бөгелмә балалар хастаханәсе поликлиникасының беренче бүлеге мөдире, балалар табибәсе (педиатр) Светлана Шварц баланы шәхес итеп тәрбияләү өчен бик тә мөһим булган өч киңәш бирә. Шулай ук катгый "ярамый"лар да өчәү.

Сәламәтлек сәламәт яшәү рәвешенә бәйле, дип саный табибә Светлана Андреевна: "Ә сәламәт тормыш рәвеше, беренче чиратта, гаиләдә алып барылырга тиеш. Нинди генә антибиотиклар бирсәк тә, заманча иң "супер" дарулар куллансак та, аннан сәламәтлек артмый. Сәламәтлек ул - яшәү рәвеше".

Беренче ЯХШЫ: сәламәт яшәү рәвеше.

­- Гаиләдә гомер буе дәвамле төстә сәламәт яшәү рәвеше алып барылырга тиеш. Балалар өчен генә түгел, зурлар, ягъни үзең өчен дә. Үз сәламәтлегеңне дә шулай ук сакларга кирәк бит. Авырган кешегә табиблар ниндидер бер чирдән хәлне җиңеләйтергә, терелергә генә ярдәм итә алалар.

Икенче ЯХШЫ: психологка мөрәҗәгать итәргә курыкмагыз.

- Һәр гаилә өчен мөһим бу. Ешрак мөрәҗәгать итү кирәк. Гиперактивлык синдромы, игътибар дәрәҗәсе бозылу, гомумән, неврология, психиатрия, психосоматик патологияләр әти-әнинең яшәү рәвеше һәм гаиләдәге тәртипләр белән бәйле. Әйе, сүз дә юк, медицина ярдәме кирәк. Әмма бик күпләргәмедицина ярдәме, табиб киңәше генә түгел, ә психолог ярдәме дә кирәк. Балалар психологының ярдәменә күп ата-аналар мохтаҗ.

Кайвакытта әти-әниләр балалар белән психологик элемтәне югалталар. Ә ул беренче урында булырга тиеш. Медицина кешене тәрбияләми, ә ярдәм генә күрсәтә. Барысы да гаиләдән килә. Күп кенә әти-әниләр исә психологка мөрәҗәгать итәргә оялалар. Моның бер ояты да юк. Мин үзем дә, ике баламны тәрбияләгәндә, психологка еш мөрәҗәгать итә идем. Кайвакытта бит ни эшләргә белмичә, югалып калган чаклар була. Аннары без баланың психологик үзенчәлекләрен дә белеп бетермибез. Ә психологлар шуның белән шөгыльләнә. Балаңның дусты була алу бик мөһим.

Өченче ЯХШЫ: хәрәкәтчәнлек, спорт белән дус булу.

- Гиперактивлык, гасабилык, неврозлар... Болар барысы да баланың аз хәрәкәтләнүе - саф һавада йөрү, спорт белән шөгыльләнү җитмәү нәтиҗәләре. Урманга, паркка, уранарга урнаштырылган тренажерлар янына барсак, без санаулы гына кешеләр күрәбез. Иң күбе - 100 бала. Ә калган 25 меңе кайда соң аларның? Өйдә компьютер артында утыралар. Сәламәтлек какшауга китерә бу.

Физик культура белән шөгыльләнү балалар өчен олыларга караганда да мөһимрәк. Аларга бит үз энергиясен "урнаштырырга", көч-дәрманын, таныш булмаган хисләргә омтылышын күрсәтергә кирәк. Менә шуңа күрә дә бала арыр дип куркасы түгел. Хәрәкәттә сәламәтлек ныгый гына. Берни дә эшләмәгән кешенең бер эше дә юк, чөнки ул бернигә өйрәнә дә алмый. Бала һәрдаим ни белән булса да мәшгуль икән, ул күп нәрсәгә өйрәнә. Көн дәвамында ул спорт, музыка, рәсем дәресләрен дә узарга тиеш. Ул вакытта чиргә игътибар калмый, ә үсешкә, киресенчә, арта төшә.

 

Һич эшләргә ярамый торган өч яман гадәт турында да әйтеп узыйк.

Беренче ЯРАМЫЙ: балага кычкырырга ярамый. Сәбәбе булса, шелтәләргә, әрләргә мөмкин, әмма кычкырырга түгел. Игътибарын читкә җәлеп итегез, аңлатыгыз, ышандырыгыз, тик кычкырмагыз!

Бала белән мөмкин кадәр күбрәк бергә булу мөһим. Бергә уйнагыз, бергә нидер эшләгез. Менә шул чакта әти һәм әни баланың дустына һәм киңәшчесенә әйләнә, бала да аларны тыңлый. Ә бармак янап кычкыру дөрес түгел.

Икенче ЯРАМЫЙ: балага басым ясарга һич ярамый. Шәхесне көчләп түгел, баланың үз ихтыяры аша тәрбияләргә кирәк. Балагыз - кечкенә кеше - үз дигәнен даулый икән, таләп иткәне дөрес булмаса да, хәтта куркыныч нәрсә сораган очракта да, аның бу гамәле, ягъни үзенекен эшләргә омтылуы начар түгел. Хәтта, әйтер идем, яхшы да әле. Шәхесне бастырып, юкка чыгармагыз.

Өченче ЯРАМЫЙ: баланы бүләкләр алырга ияләштермәгез. Ул аны шулай тиеш дип кабул итмәсен. Киресенчә, аның үзен башкаларга бүләк бирергә өйрәтегез. Ихлас күңелдән бүләк бирү, килешәсездер, үзең алганга караганда да рәхәтрәк бит ул. Бала да моннан рәхәтлек ала белә икән, әгәр ул әле спортны да үз итсә, иҗат белән шөгыльләнсә, һичшиксез ШӘХЕС булып җитлегәчәк.

Табибә киңәшләрен басмага Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: