Бөгелмә авазы

Бөгелмәләрме, бөгелмәлеләрме

"Мәдәни җомга" газетасы битләрендә "Хаталы кушымчалар" дигән исем белән ана телебездә дөрес сөйләшү, дөрес язу, матбугат битләрендә киткән хаталарны кабат булдырмау максатында, аларны анализлау эше башланып китте. Чыннан да, хаталары булмаган матбугат чаралары бар микән бүген?! Безгә - "Бөгелмә авазы" газетасы хезмәткәрләренә: "Нигә сез "бөгелмәләр" дип хаталы язасыз, "бөгелмәлеләр" булырга...

"Мәдәни җомга" газетасы битләрендә "Хаталы кушымчалар" дигән исем белән ана телебездә дөрес сөйләшү, дөрес язу, матбугат битләрендә киткән хаталарны кабат булдырмау максатында, аларны анализлау эше башланып китте. Чыннан да, хаталары булмаган матбугат чаралары бар микән бүген?!

Безгә - "Бөгелмә авазы" газетасы хезмәткәрләренә: "Нигә сез "бөгелмәләр" дип хаталы язасыз, "бөгелмәлеләр" булырга тиеш бит!" - дип, -ле кушымчасын өстәргә кирәклегенә ишарәлиләр. Юк, җәмәгать, -ле кирәкми шул монда! Менә аңа тагын бер дәлил, "Мәдәни җомга" газетасының 2015 елның 29 май санында, 11 нче биттә, алда аталган мәкаләдә акка кара белән: "-лы; -ле кушымчасы да һаман кабатлана килә: казанлылар, арчалылар... (Дөресен әллә кайчан Г. Тукай әйткән: "Тотса мәскәүләр якаң..."). Вакыт-вакыт үзебез дә дөрес яза алабыз: "Әлеге бәйрәмдә балтачлар гына түгел, сабалар, кукмаралар да катнаша, мин яшәгән Шәмәрдән бистәсеннән дә халык шактый иде (Р. Зарипов. "Татарстан яшьләре". 2014 ел, 28 август)", - дип, дөрес мисал да китерелә.
Шулай булгач, бөгелмәләр, баулылар, азнакайлар, әлмәтләр һәм башкалар дип дөрес сөйләшик, дөрес языйк, җәмәгать!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: