Бөгелмә авазы

Бөгелмәләр бүгеннән дә калмый хисап тотарга тиешләр

Декларация кампаниясе ахырына якынлашып килә. Моңа бәйле рәвештә, арендага торак биреп торган, күчемле, яисә күчемсез милек саткан, гражданлык-хокукый килешү нигезендә эш башкарган, лотерея отышына ия булган, шулай табыш алган, әмма аннан салым тотылмаган гражданнар, эшмәкәрләр, нотариуслар һәм адвокатлар, 30 апрельдән дә калмый, хисап тотарга тиешләр. Декларацияне www.nalog.ru сайтына кереп, "Декларация...

Декларация кампаниясе ахырына якынлашып килә. Моңа бәйле рәвештә, арендага торак биреп торган, күчемле, яисә күчемсез милек саткан, гражданлык-хокукый килешү нигезендә эш башкарган, лотерея отышына ия булган, шулай табыш алган, әмма аннан салым тотылмаган гражданнар, эшмәкәрләр, нотариуслар һәм адвокатлар, 30 апрельдән дә калмый, хисап тотарга тиешләр.
Декларацияне www.nalog.ru сайтына кереп, "Декларация 2014" программасы ярдәмендә тутырырга мөмкин. Игътибар: декларацияне салым органына 30 апрельдән соң тапшыру ул затны, кимендә, 1 000 сумга штрафка тартырга нигез булып тора. Апрель аенда салым түләүчеләр белән эшләү залы кичке 7гә кадәр ачык, төшке ялга да ябылмый. Шимбә көннәрдә 9дан 14 сәгатькә кадәр эшли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: