Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләрне, чаңгы ярышына чакырабыз!

10 февраль көнне барлык бөгелмәлеләрне "Чаңгы базасы" сопрт-сәламәтләндерү комплексында "Татарстан чаңгы юлы-2018" дип аталган күмәк ярышларда катнашырга чакырабыз. Чара сәгать 10да парад-ачыш белән башлана. 10 сәгать 30 минутта - Бөгелмә муниципаль районы Советы депутатлары, башкарма комитет бүлекләре, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре өчен, ә тагын 5 минуттан күмәк старт бирелә. Бу...

10 февраль көнне барлык бөгелмәлеләрне "Чаңгы базасы" сопрт-сәламәтләндерү комплексында "Татарстан чаңгы юлы-2018" дип аталган күмәк ярышларда катнашырга чакырабыз.

Чара сәгать 10да парад-ачыш белән башлана. 10 сәгать 30 минутта - Бөгелмә муниципаль районы Советы депутатлары, башкарма комитет бүлекләре, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре өчен, ә тагын 5 минуттан күмәк старт бирелә.

Бу көнне теләүчеләр 2, 3, 5 километрлы арада ГТО сынауларын да тапшыра алалар. Моның өчен gto.ru сайтында теркәлергә, катнашучы буларак номер алырга, үзең белән паспорт булу һәм табибтан рөхсәт кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: