Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләргә уяулык җитми

Бөгелмәнең эчке эшләр бүлеге халыкның уяулыгын тикшерүне, шартлаткыч әйбер формасындагы муляжларны шәһәр объеКтларына алып керү һәм халык күпләп була торган урыннарга куюны дәвам итә. Бу хакта террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Денис Никитенко җиткерде. Пропуск режимы Бөгелмә учреждениеләрендә, сату үзәкләрендә ничек эшли? Бу мәсьәләне уңай...

Бөгелмәнең эчке эшләр бүлеге халыкның уяулыгын тикшерүне, шартлаткыч әйбер формасындагы муляжларны шәһәр объеКтларына алып керү һәм халык күпләп була торган урыннарга куюны дәвам итә. Бу хакта террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Денис Никитенко җиткерде.

Пропуск режимы Бөгелмә учреждениеләрендә, сату үзәкләрендә ничек эшли? Бу мәсьәләне уңай хәл итү өстендә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре инде күптәннән эш алып бара. Күптән түгел чираттагы тикшерү уздырылган. Нәтиҗәләре куандырырлык түгел. Полиция хезмәткәрләренә гади киемнән Бөгелмә машина төзелеш техникумына керү бик җиңел бирелгән. Әле алай гына да түгел, ә уртача зурлыктагы тартма тотып. Әлеге уку йортының керү өлешендә видеокүзәтү дә урнаштырылган, турникет та тора, саклаучы да утыра, шуңа карамастан, полиция хезмәткәрләре, бернинди киртәсез, икенче катка менеп физика кабинеты янында тартманы калдыра. Узып йөрүчеләр игътибар итми. Соңыннан алар үзләренең полиция хезмәткәрләре булуын ача һәм техникум коллективына инструктаж үткәрә.

"Бөгелмә-Водоканал" оешмасы да шундый ук тикшерүгә дучар була. Биредә полиция хезмәткәрләре гарәп телендә язу язылган капны ишек төбендә калдыра. Чыгып-кереп йөрүчеләр аңа игътибар итми. Полция хезмәткәрләре үзләре аның турында хәбәр итә һәм эвакуация ясалырмы-юкмы икәнен көтә. Нибары 30 минуттан соң гына бина эчендәге халык урамга чыгарыла.

Аннары 3 нче котельный территориясенә кереп, газ уза торган торба астына кап куялар. Территория капкасы ачык була, эчке өлештә бер кеше чит кешеләрнең нидер эшләгәнен күреп ала, ләкин игътибар бирми. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре тагын бер муляж урнаштырырга була. Анысын инде алар, шул кеше утырган тәрәзә төбендә калдыралар. Реакция барыбер күзәтелми. Территориягә котельный операторы килә һәм чит кешеләргә территориядән чыгарга куша. Котельный капкасының бары төнгелеккә генә бикләнә икәне ачыклана. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре биредә эшләүчеләргә аңлатма үткәрә.

Бөгелмә тимер юл вокзалына да полиция хезмәткәрләре перронга чыгу юлы аша көтү залына кереп, кап калдыра. Биредә дә аны саклаучылар тиз генә күреп алмый. Туберкулез диспансерында, "Планета низких цен" сату үзәгендә дә шундый ук хәл кабатланган. Ә менә "Бөгелмә электр челтәрләре" җәмгыяте террорчылыкка каршы торуда уңай нәтиҗә күрсәтә. Турникетны саклап утыручы, документ күрсәтмичә, беркемне дә бинага керми. Качырып кына тартма урнаштыру да полиция хезмәткәрләренә бирелми. Аларны вакытында күреп алып, җитәкчеләргә хәбәр итү, полициягә шылтырату башлана. "Ценопад" кибете дә уңай реакция күрсәтүчеләр исемлегендә. Бу бинага да полиция хезмәткәрләренә кап күтәреп керүне тыйганнар.

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре учреждениеләрдә генә түгел, ә авыл җирлекләрендә дә тикшерүләр алып бара. Бу юлы алар Кече Бөгелмә авыл җирлегенә барып, халыктан ялгыз яшәүче, эчкечелеккә бирелгән гражданнарны ачыклый һәм шуларның берсенә юнәлә. Йорт хуҗасы: "Бераз вакытка бер кешене кунак итә аламы-юкмы?" -дигән сораугакүпме түләнәчәге турында сорый. Җавап канәгатьләндергәч, тору бүлмәсен күрсәтә һәм ни өчен аның хәрби камуфляждан булуын сорый. Иптәшләре аның рус телендә сөйләшә белмәвен һәм халыкара эзләүдәге кеше икәнен әйтә. Бу шарт йорт хуҗасын бер дә куркытмый һәм ул полиция хезмәткәрләре килә калса, кунак кешене базга яшереп тора алуы хакында җиткерә. Менә шуннан соң инде полиция хезмәткәрләре үзләренең кем икәнен ача.

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәрбер кешене игътибарлы булырга өнди. Чит объектларга тап булган очракта, аларга кагылмаска, йортыгызга вакытлыча яшәп торырга теләгән кешеләрне кертмәскә, аларның документларын карарга, бу хакта полиция хезмәткәрләренә хәбәр итәргә кирәклеген җиткерә.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: