Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр зары – Халык контролендә

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы Татарстанда 2012 елдан эшли. Билгеле, баштарак аңа ышаныч әллә ни зур түгел иде. Әмма, һәр мөрәҗәгать кабул ителеп, тиешле чаралар күрелгәнлектән, анда мөрәҗәгать итүчеләр саны артканнан арта бара. Шул исәптән безнең районда яшәүчеләр дә үзләрен борчыган проблемаларны җитәкчелеккә интернет аша еш җибәрә башлады. Агымдагы айда...

"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы Татарстанда 2012 елдан эшли. Билгеле, баштарак аңа ышаныч әллә ни зур түгел иде. Әмма, һәр мөрәҗәгать кабул ителеп, тиешле чаралар күрелгәнлектән, анда мөрәҗәгать итүчеләр саны артканнан арта бара. Шул исәптән безнең районда яшәүчеләр дә үзләрен борчыган проблемаларны җитәкчелеккә интернет аша еш җибәрә башлады.

Агымдагы айда гына да Бөгелмәдә "Халык контроле"нә 100гә якын гариза килеп ирешкән. Соңгы вакытта юлланган иң актуаль гариза (13 тавыш җыйган) урам этләренең көтүләре белән йөрүләренә кагылышлы. Сорау юллаучы Илдар Ленин урамы 140-142 нче йортлар янындагы чүп-чар контейнерлары тирәсенә урам этләре (15ләп) ияләшүгә зарлана. "Кемне дә булса тешләгәнче, нәрсә дә булса эшләп булмас микән?", - дип мөрәҗәгать итә ул.

Әлеге сорау шактый бөгелмәлеләрне борчый. Үзенең зарын юллаучы Алексейны да нәкъ менә шушы мәсьәлә кайгырта. "Октябрь урамы, 18 нче йорт тирәсендә хуҗасыз этләр бик күп йөри. Төнлә бертуктаусыз өрүләре белән ялыктырсалар, көндез кешеләргә, шул исәптән, балаларга да зур куркыныч тудыралар", - ди ул.

Тирә-юньнең матурлыгына битараф булмаган Ирина исә Муса Җәлил урамы, 7 нче йорт тирәсендәге фонтаннар һәм аларның территориясе торышыннан зарлана. Әлеге гаризаны да 10 кеше хуплаган.

Соңгы вакытта Халык контроленә килеп ирешкән гаризаларга күз салсак, бөгелмәлеләр шулай ук машина юлларының, җәяүлеләр сукмакларының, шәһәр урамнарының торышына шелтә белдерә. Шактый гына тавыш җыйган гаризалар рәтендә: 14 Шәһит урамы белән Алиш һәм Ягъфәров урамнары киселешендә юл катламының җимерек булуы, Горький урамындагы "Руслан" кибете янында, Ленин урамы, 138 нче йорт ишегалдындагы юлда зур чокырлар хасил булуы, Укчылар урамында җәяүлеләр юлы юклык һ.б. бар, димәк бу сораулар күпләрне борчый.

Чыннан да, мөрәҗәгатьләр бик күп, аларның бер өлеше чишелү этабында, кайберләре вазифаи затлар тарафыннан башкарылып та чыккан. Димәк, "Халык контроле" хезмәтен тормыш-көнкүрешебезне яхшырту, озак вакыт хәл ителми яткан проблемаларны күтәрүнең һәм чишелү юлларын табуның нәтиҗәле механизмы дип әйтә алабыз. Чөнки бу сайтка кергән бер генә мөрәҗәгать тә җавапсыз калдырылмый бит.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: