Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр, язылырга ашыгыгыз!

2016 елның 1 сентябреннән киләсе елның беренче яртысы өчен рәсми төстә газета-журналларга, шул исәптән җирле басмаларга язылу кампаниясе башланды. Барыбызга да билгеле, җирле матбугатка бәяләрнең артып торуы әбунәчеләребез өчен генә түгел, ә газета укучыларыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүче "Бөгелмә авазы" редакциясе хезмәткәрләре өчен дә бик күңелсез хәл. Менә тагын "Татмедиа"дан бәяләрнең...

2016 елның 1 сентябреннән киләсе елның беренче яртысы өчен рәсми төстә газета-журналларга, шул исәптән җирле басмаларга язылу кампаниясе башланды. Барыбызга да билгеле, җирле матбугатка бәяләрнең артып торуы әбунәчеләребез өчен генә түгел, ә газета укучыларыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүче "Бөгелмә авазы" редакциясе хезмәткәрләре өчен дә бик күңелсез хәл.

Менә тагын "Татмедиа"дан бәяләрнең артуы турында хәбәр килеп иреште. Аннан күренгәнчә, "Бөгелмә авазы"на беренче яртыеллыкка язылу бәяләре түбәндәгечә: почта аша алдыручыларга - 600 сум (шунысына игътибар итегез әле: бу сумманың 314,34 сумы редакциягә кала, ә 285,66 сумы почта хезмәте өчен бирелә); оешмалар өчен - 690 сум. Моннан тыш, хөрмәтле газета укучыларыбыз, "Бөгелмә авазы"н китапханәләрдән, редакциянең үзеннән килеп алу мөмкинлеге дә бар бит әле. Җитмәсә, бу очракта сез язылу өчен яртылаш диярлек азрак түләячәксез. Мәсәлән, китапханәгә һәм редакциягә килеп алучы әбунәчеләребез өчен язылу бәяләрен арттырмадык - 360 сум һәм 300 сум калды. 2017 елда да "Бөгелмә авазы" килүен дәвам иттерсен дисәгез, менә шушы вариантларның берсен сайлап, газетага язылырга ашыгыгыз. Чөнки Бөгелмә татарларының яраткан, үз иткән газетасы - күңел ачкычы, яклаучы һәм саклаучы да. Безгә - татарларга гореф-гадәтләребезне саклауда, яшь буынны милли традицияләрдә тәрбияләүдә аның роле зур икәнен ассызыклау бер дә артык булмас. "Бөгелмә авазы"н барлык почта бүлекләрендә һәм редакциянең үзендә дә яздырырга була. Соңламагыз! Язылырга ашыгыгыз. Киләсе елда да район хәлләреннән хәбәрдар булыйм дисәгез, газетага подпискагызны озынайтырга онытмагыз! Бу игелекле гамәлегез белән газетаның тиражын арттыруга ярдәм итәсез сез, димәк, киләчәктә дә бергә-бергә булачакбыз дигән сүз! Бездән киңәш шул: язылыгыз һәм якыннарыгызны да үз сафларыгызга өндәгез, безнең подписканы аларга бүләк итеп бирегез. "Бөгелмә авазы"ның һәр санын укыганда туганнарыгыз сезне рәхмәт хисләре белән искә алырлар. Гомумән, нинди генә очракта да "Бөгелмә авазы"ннан аерылмагыз. Бергә булганда, югалмабыз.

Әлфия МОСТАФИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: