Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр террорчылыкка каршы

Сентябрь дәвамында "Экстремизмга - юк!" айлыгы республика күләмендә, шул исәптән Бөгелмә төбәгендә төрле чараларга бик бай булды. Ул милләт һәм динара татулыкны ныгытуга һәм җәмгыятьтәге террорчылык, экстремизмны булдырмауга багышланды. Террорчылык - җинаятьчел төркемнәрнең мәҗбүриләү, көч кулланып, идарәне яулау, халыкара хәлне катлауландыру, шартлату, сәяси һәм икътисадый талау оештыру дигән сүз. Кыска...

Сентябрь дәвамында "Экстремизмга - юк!" айлыгы республика күләмендә, шул исәптән Бөгелмә төбәгендә төрле чараларга бик бай булды. Ул милләт һәм динара татулыкны ныгытуга һәм җәмгыятьтәге террорчылык, экстремизмны булдырмауга багышланды.

Террорчылык - җинаятьчел төркемнәрнең мәҗбүриләү, көч кулланып, идарәне яулау, халыкара хәлне катлауландыру, шартлату, сәяси һәм икътисадый талау оештыру дигән сүз. Кыска гына итеп әйткәндә, ул - бернинди кагыйдәләре булмаган сугыш. Экстремизм һәм аның иң югары ноктасы булган террорчылык проблемасы бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Татарстанда экстремизм очракларын булдырмау өчен зур эшләр эшләнелә. Мәсәлән, безнең районны гына алыйк.
"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында, Бөгелмәдә тематик флешмоблар, эш коллективлары, белем бирү учреждениеләрендә әңгәмәләр, конкурс, төрле лекцияләр үткәрелде. Анда җирле үзидарә оешмалары да актив катнашты. Алар тарафыннан эш коллективларында - фикер алышулар, мәктәпләрдә бердәм дәресләр үтте. Аларда укучыларга милли һәм экстремистик адымнарга карата административ һәм җинаять җаваплылыгының авырлыгын аңлаттылар. Бу эштә иң активлар - дин әһелләре, яшьләр һәм, әлбәттә инде, тәртип, хокук саклау органнары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: