Бөгелмә авазы

Яшь бөгелмәлеләр патриотлар булып үссеннәр

Күптән түгел миңа кадет мәктәбендә укучы ир балалар катнашында узган тантаналы чарада булырга туры килде. Бу уку йортының капкасыннан керүгә, анда бөтенләй икенче мохиткә эләгәсең: биредәге чисталыкка сокланмый мөмкин түгел. Иркен залдан барганда турырак басарга тырышып атлыйсың. Малайлар барысы да кара төстәге кадет формасыннан, башларында - фуражка, билдә - ап-ак...

Күптән түгел миңа кадет мәктәбендә укучы ир балалар катнашында узган тантаналы чарада булырга туры килде.

Бу уку йортының капкасыннан керүгә, анда бөтенләй икенче мохиткә эләгәсең: биредәге чисталыкка сокланмый мөмкин түгел. Иркен залдан барганда турырак басарга тырышып атлыйсың. Малайлар барысы да кара төстәге кадет формасыннан, башларында - фуражка, билдә - ап-ак каеш, бик килешеп тора үзләренә.

Бу көнне кадет мәктәбе укучылары тугрылык белән илне сакларга, әти-әниләренә ихтирамлы булырга ант иттеләр. Һәммәсе кагыйдәләрне яттан сөйләп, командирлары кулыннан яңа погон алды, аннары рәхмәт әйтеп, үз урыннарына стройга басты. Илебезне саклау нәкъ менә шушы балалардан башлана бит.

Ил-көннәребез тыныч булсын, бу балалар илебезнең чын патриотлары булып үссеннәр дип теләдем мин биредән чыкканда.

Бадьянчәчәк КӘБИРОВА.

Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: