Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләр, АПКның яшь хезмәткәрләре арасында уздырылучы “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсына гаризалар кабул ителә

2016 елның 28 - 29 октябрендә "Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасы (РОО) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» темасы астында ел саен үткәрелә торган һөнәри осталык конкурсын уздыра. Чара "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы...

2016 елның 28 - 29 октябрендә "Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасы (РОО) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» темасы астында ел саен үткәрелә торган һөнәри осталык конкурсын уздыра. Чара "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре" ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

Конкурс иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларның һөнәри осталыгын арттыру, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең абруен күтәрү максатында уздырыла.

Конкурста республика авыл хуҗалыгы тармагының 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, һөнәре буенча стажы бер елдан ким булмаган яшь хезмәткәрләре катнаша ала.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча ике этапта уздырыла (теоретик белемнәрне тикшерү һәм практик эш):

- «Иң яхшы инженер-механик»;

- «Иң яхшы агроном»;

- «Иң яхшы бухгалтер-экономист»;

- «Иң яхшы механизатор»;

- «Иң яхшы ветеринария табибы»;

- «Иң яхшы машина белән сыер саву операторы»;

- «Иң яхшы зоотехник»;

- «Иң яхшы терлекче-бозау караучы».

Конкурста җиңүчеләр һәр номинация буенча катнашучы дипломнары белән һәм 1,2,3 урыннар өчен 10, 8, 6 мең сум күләмендәге сертификатлар белән бүләкләнәчәкләр. Призлы урыннарны алмаган катнашучыларга конкурста катнашу турында диплом һәм кызыксындыру призы - 2000 сум акча биреләчәк.

Конкурста катнашгу өчен 2016 елның 22 октябренә кадәр АИСның https://ais.fadm.gov.ru/registration сайтында гариза тутырып җибәрергә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: