Бөгелмә авазы

Бөгелмәле наркотик матдә әзерләүдә гаепләнә

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы 27 яшьлек ханымны Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 228 нче мадәәсе, 2 нче өлеше буенча - сату максатын күздә тотмый гына, күп күләмдә наркотик матдә әзерләүдә дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Судта ачыкланганча, агымдагы елның 13 августында ханым үзе яши торган квартирда, бөтен шартын һәм тәртибен белеп, мәк орлыкларыннан...

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы 27 яшьлек ханымны Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 228 нче мадәәсе, 2 нче өлеше буенча - сату максатын күздә тотмый гына, күп күләмдә наркотик матдә әзерләүдә дәүләт гаепләвен яклап чыкты.

Судта ачыкланганча, агымдагы елның 13 августында ханым үзе яши торган квартирда, бөтен шартын һәм тәртибен белеп, мәк орлыкларыннан һәм мәк сабагыннан 5.04 грамм авырлыкта наркотик матдә әзерли, аны квартирында саклый. Шул ук көнне аның торагын караган вакытта, полиция хезмәткәрләре ул наркотикны табып алалар.

Әлеге җинаятьтә гаепләнүче ханым, судта үз гаебен тулысынча таныды, хөкем карарын суд тикшерүеннән башка гына ишетергә дә әзер икәнен белдереп, гариза язды.

Хөкемдарлар ханымны 3 еллык шартлы сынау срогы белән, 3 елга ирегеннән мәхрүм итү итү турында карар чыгардылар. Суд шулай ук ханымның мәҗбүри дәваланырга тиешлеге турында да карар игълан итте.

Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.

Ләйсән САБИРОВА,

Бөгелмә шәһәр прокуроры ярдәмчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: