Бөгелмә авазы

Бөгелмәле белә торып алданган

17 гыйнвар көнне Казаннан Бөгелмәгә әниләренә кунакка кайткан 25 яшьлек кыз "Авито" түләүсез белдерүләр сайтында 28 мең сумга "Луи Витон" маркалы сумка сатулары турында укый. Кыз сатучыга бәясен төшерүне сорап, хәбәр яза. Сөйләшә торгач, алар 18 мең сумга килешәләр. "Сбербанк" аша кыз тиешле сумманы сатучының банк картасына күчерә. Әмма сумканы...

17 гыйнвар көнне Казаннан Бөгелмәгә әниләренә кунакка кайткан 25 яшьлек кыз "Авито" түләүсез белдерүләр сайтында 28 мең сумга "Луи Витон" маркалы сумка сатулары турында укый. Кыз сатучыга бәясен төшерүне сорап, хәбәр яза. Сөйләшә торгач, алар 18 мең сумга килешәләр. "Сбербанк" аша кыз тиешле сумманы сатучының банк картасына күчерә. Әмма сумканы гына көтеп ала алмый. Сатучы да элемтәгә чыгудан туктый. Шунда гына кыз эшнең нидә икәнлеген, үзенең алданганлыгын аңлап ала. "Мондый кыңгыр гамәлләр турында ишетеп тә, укып та белә идем югыйсә", - ди ачынып...

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Уяу булыгыз! Тикшерелмәгән сайтлар аша товар алырга кызыкмагыз, алдан акча да түләмәгез! Сезнең шомафилар корган тозакка эләгүегез бик ихтимал!

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: