Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә “Яшел фитнес” проекты башланып китте

“Яшел фитнес”ның беренче чарасында төрле яшьтәге шәһәрдәшләр катнашты.

 Әлеге проект “Татнефть” компаниясе һәм Бөгелмә муниципаль районы җитәкчелеге ярдәмендә оештырылды. Республикада инде танылып өлгергән “Яшел фитнес” социаль-спорт юнәлеше безнең шәһәргә дә килеп җитте. 
20 май көнне мәдәният һәм ял паркында аны рәсми ачу тантанасы узды. “Яшел фитнес”ның беренче чарасында төрле яшьтәге шәһәрдәшләр катнашты. Алар арасында – мәктәп укучылары, студентлар, шәһәрнең оешма һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, пенсионерлар. 
Хәзер бөгелмәлеләр спорт белән ачык һавада һәр якшәмбе сәгать 10да Кызыл Армия урамында урнашкан мәдәният һәм ял паркында шөгыльләнә алачак. Чара шәһәребезнең иң яхшы фитнес-тренерлары белән уздырылачак. “Яшел фитнес” проектының һәр чарасы бушлай.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: