Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә янгын чыгу очраклары кими

2016 ел белән чагыштырганда, 4 очракка кимрәк! Әллә ни зур күрсәткеч булмаса да, янгын сүндерүчеләр өчен бу инде уңай нәтиҗә. Ә менә янгында үлүчеләр саны үзгәрешсез кала. Соңгы ике елда 5әр кешенең гомере өзелгән. "Янгыннарда кеше үлү, мал-мөлкәткә зур зыян килү - янгынга каршы көрәшүнең яңадан-яңа юлларын эзләргә этәрә,"- ди...

2016 ел белән чагыштырганда, 4 очракка кимрәк! Әллә ни зур күрсәткеч булмаса да, янгын сүндерүчеләр өчен бу инде уңай нәтиҗә. Ә менә янгында үлүчеләр саны үзгәрешсез кала. Соңгы ике елда 5әр кешенең гомере өзелгән.

"Янгыннарда кеше үлү, мал-мөлкәткә зур зыян килү - янгынга каршы көрәшүнең яңадан-яңа юлларын эзләргә этәрә,"- ди янгын күзәтчелеге дәүләт идарәсенең Бөгелмә бүлеге начальнигы Максим Пестерев.

Бөгелмә муниципаль районында югары хәтәрлек категориясенә кергән 110 объект бар. Бу: мәктәпләр, балалар бакчалары, лагерьлар, социаль һәм медицина объектлары. Барысы да тиешле классификацияне үткән.

2017 елда янгын күзәтчелеге дәүләт идарәсе инспекторлары шәһәр һәм район объектларында планлы һәм плансыз тикшерүләр үткәргән. 84 административ эш кузгатылган.

2018 ел планында - 100дән артык тикшерү. Инспекторларның игътибар үзәгендә, нигездә, белем бирү оешмалары булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: