Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә вәхшилек бетәрме?

Ярослав Гашек урынына кайтты. Әлеге хәбәрне район башлыгы Линар Закиров "Эшлекле дүшәмбе" утырышында хәбәр итте. Исегезгә төшереп үтәбез, үзәк сулыкны реконструкцияләүнең икенче этабы бара. Архитектура проекты кысаларында Ярослав Гашек музее янындагы утыргычка чех язучысының сыны утыртып куелган иде. Ләкин "куллары кычыткан" бөгелмәлеләр аны кыйммәтле материалдан ясалгандыр дип уйлап күрәмсең, бер...

Ярослав Гашек урынына кайтты. Әлеге хәбәрне район башлыгы Линар Закиров "Эшлекле дүшәмбе" утырышында хәбәр итте.

Исегезгә төшереп үтәбез, үзәк сулыкны реконструкцияләүнең икенче этабы бара. Архитектура проекты кысаларында Ярослав Гашек музее янындагы утыргычка чех язучысының сыны утыртып куелган иде. Ләкин "куллары кычыткан" бөгелмәлеләр аны кыйммәтле материалдан ясалгандыр дип уйлап күрәмсең, бер аягын кисеп алып киткәннәр иде. "Әлеге сынның матди яктан бер кыйммәте дә юк, ул полимер балчыктан ясалган, - дип хәбәр итте район башлыгы Линар Закиров, - Бөгелмә сулыгының нинди уңай үзгәреш кичергәнен күреп торасыз. Зур акчалар түгелде, аның территориясендә куелган камералар хокук сакчыларына вәхшилек гамәлләрен тыеп калу, тиз арада ачыклау өчен зур ярдәм булып торыр".

Реконструкцияләүнең икенче этабы да инде төгәлләнеп килә. Бүгенге көндә тирә-ягын ямьләндерү өстендә эшләр алып барыла. Нуленче чакрым, кече архитектура формалары урнаштырасылары калган. Район башлыгын җәяүлеләр сукмагында инде урнаштырылган, бөгелмәлеләр тарафыннан төрле бәя алырга өлгергән ташларның киләчәге борчый. Аларның кыйммәткә ия булмавы хакында хәзердән үк кисәтеп куялар. Ул зур-зур ташлар мәрмәр валчыкларыннан ясалган.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: