Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә – ут афәте

Кичә, 31 гыйнвар көнне кич белән 20 сәгать 50 минутта 64нче янгын сүндерү частена Таллы Бүләк авылында, Яшләр урамында мунча яну турында хәбәр килә. 8 минут дигәндә вакыйга урынына барып җиткән янгын сүндерүчеләр аннан ургылып кара төтен чыгуын, эчтә ут дөрләвен күрәләр. Уналты минут вакыт узуга, янгынны сүндерәләр. Мунчаның түшәменә...

Кичә, 31 гыйнвар көнне кич белән 20 сәгать 50 минутта 64нче янгын сүндерү частена Таллы Бүләк авылында, Яшләр урамында мунча яну турында хәбәр килә. 8 минут дигәндә вакыйга урынына барып җиткән янгын сүндерүчеләр аннан ургылып кара төтен чыгуын, эчтә ут дөрләвен күрәләр.

Уналты минут вакыт узуга, янгынны сүндерәләр. Мунчаның түшәменә шактый зыян килә.

- Афәтнең сәбәбе - электр җиһазларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, - дип хәбәр итә Бөгелмә районы янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары, эчке служба майоры Юрий Хребет.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: