Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә төзелеш бар куәткә бара

Капиталь ремонтлауга районда быел 900 миллион сум акча каралган

Социаль әһәмияткә ия объектлар төзү һәм аларны капиталь ремонтлауга районда быел 900 миллион сум акча каралган. Гадәттәгечә, 40 мең квадрат метр торак кулланышка кертергә планлаштырылган.

- Гомумән, районда 25 төп республика программасы гамәлгә ашырыла һәм, шуларга өстәп, 4 объект өстәмә финанслауда, – дип белдерде район башлыгы Линар Закиров һәм бу хакта тулырак район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Вахит Гарәфетдиновтан сорады.

- Әйе дүрт объект өстәмә финанслауда. Алар: Яшьләр сарае һәм чистарту корылмалары. Эшләр әлеге объектларда бар куәткә бара. 51 күпфатирлы йортта капиталь ремонт башланган. 6 йортта әле подрядчы оешмалар эшкә керешмәде. Анда нибары түбә ябасы гына бар. Капиталь төзекләндерү эшләре инде тулысынча төгәлләнеп килгән йортлар да бар. Июль азагына тулысынча тәмамларбыз дип торабыз. Сәламәтлек саклау биналарында да эшләр инде 70 процентка үтәлгән. Өч балалар бакчасында төзекләндерү бара. Подрядчы оешмалар үзләренә йөкләнгән вазифаларны 20 августка төгәлләргә тиеш. Калган программалар буенча да эшләр актив төстә һәм график буенча бара, – дип белдерде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: