Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды

Бүгенге көндә авыл халкы да террорчылыкка каршы торуга әзер түгел.

Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты старт алганчы, террорчылыкка 
каршы көчләрне барлау һәм халыкның әзерлеген тикшерү эшләре бара. 
Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышының чираттагысында 
башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Аны Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары 
Ирина Белова алып барды. 
Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге гадәттәгечә шартлаткыч җиһазларның муляжы 
белән шәһәр халкының уяулыгын тикшерде. Нәтиҗәсе турында ТР эчке эшләр 
министрлыгының Бөгелмә бүлеге начальнигы урынбасары Денис Никитенко җиткерде. 
Балалар иминлеге – беренче чиратта. Шуңа күрә дә шәһәрнең берничә мәктәбе тикшерү 
исемлегенә эләккән һәм аны уңышлы узып чыга алмаган. Алар: 18 нче, 13 нче мәктәп, 2 
нче лицей һәм М. Онҗәл исемендәге лицей-интернат. Сумка күтәргән полиция 
хезмәткәре (әлбәттә инде ул формадан булмаган) мәктәп эченә уза алган һәм муляжлы 
сумканы калдырырга өлгергән. Ирина Белова мәктәп директорларыннан ситуациянең 
нигә шулай начар булуын сорады. 18 мәктәп директоры Валерия Мөхәммәтова җавап 
тотты: 

- Мин үзем ул көнне мәктәптә түгел идем, мондый хәл булуын ишеткәч, 
шаккаттым. Вахтерның урыныннан бер дә киткәне булмый иде. Бу көнне аңа бакчага 
чыгып эшләргә кушканнар. Бүтән мондый хәл кабатланмаячак һәм мәктәптә эшләүче 
һәр хезмәткәр белән сөйләшүләр уздырылачак. 
- Тагын бер тапкыр мәктәп директорлары белән сөйләшегез. Мәктәпләрдә саклык 
эшләре ничек башкарылырга тиеш икәнен җиткерегез. Бу бик җитди мәсьәлә, - дигән 
йөкләмә бирде Ирина Белова мәгариф идарәсе начальнигы Валентина Кульбедага. 

Тагын бер тикшерелгән объект – “Бөгелмә” тимер юл вокзалы. Биредә дә шулай ук 
гражданнарның иминлеге шик астында. Зур бинага нибары бер сакчы, кергән өлештә 
металл детекторы. Боларның берсе дә полиция хезмәткәрләренә муляж урнаштырылган 
берничә сумканы калдырырга комачау итмәгән. Шулай да сакчы сумкаларның берсен 
тиз арада ачыклый һәм хәбәр итә. 
Бөгелмә кунакханәләре исә, акча артыннан куып, кунакларының һәм үзләренең 
иминлеген кайгыртмыйлар. Акча түләгәч, кешеләрне документларсыз да 
урнаштыралар. Шулай итеп, “Вояж” һәм “Бест” кунакханәләре террорчылыкка каршы 
тикшерүне узмаган. Сумка тулы корал һәм шартлаткыч матдәләр белән документларсыз 
полиция хезмәткәрләре урнаша алган. 
Бүгенге көндә авыл халкы да террорчылыкка каршы торуга әзер түгел. Шулай ук, 
акчага кызыгып, өйләренә әллә кемнәрне кертергә әзер кешеләр бар. Бу юлы Петровка 
авыл җирлеге тикшерелгән. Ике гражданин Сириядән килгән кешене вакытлыча яшәргә 
кертергә риза булган. 
Нәтиҗә шул: уяу булырга һәм, акчага кызыгып, шикле кешеләргә гомумән ишек 
ачмаска. Бу турыда даими сөйләнә, массакүләм мәгълүмат чараларында күтәрелә, ләкин 
халыкта әлегә курку хисе юк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: