Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә тагын ут афәте

Бүген, 3 февраль көнне иртәнге 01 сәгать 13 минутта, 64 нче янгын сүндерү частена Бөгелмәнең Кошевой урамында бер шәхси мунча яну турында хәбәр алына. Хәбәр килүгә 5 имнут дигәндә урынга барып җиткән коткаручылар 3,5х3 метрлы мунчадан куе төтен чыгуын күрәләр. Ярдәм сораучы булмый. Хуҗа мунча эчендә бер кеше дә булмавын...

Бүген, 3 февраль көнне иртәнге 01 сәгать 13 минутта, 64 нче янгын сүндерү частена Бөгелмәнең Кошевой урамында бер шәхси мунча яну турында хәбәр алына.

Хәбәр килүгә 5 имнут дигәндә урынга барып җиткән коткаручылар 3,5х3 метрлы мунчадан куе төтен чыгуын күрәләр. Ярдәм сораучы булмый. Хуҗа мунча эчендә бер кеше дә булмавын әйтә. Йорттан 20 метр читтә урнашканлыктан, утның читкә таралу куркынычы әллә ни булмый.

- Афәтнең сәбәбе электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләренең бозылуында, - дип аңлата Бөгелмә муниципаль районы янгын күзәтчелеге хезмәте начальнигы урынбасары, эчке служба майоры Юрий Хребет.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: