Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә сайлаулар күзәтүчеләрнең үткен күзе астында уза

Бөгелмәлеләр актив рәвештә сайлау участокларына килә тора. һәрберсенең теләге бер - Парламентка Татарстан командасын туплау. Мондый җитди сәяси вакыйга, әлбәттә, күзәтүчеләрнең үткен күзе астында уза. Шәһәр сайлау участокларына төрле сәяси партияләр һәм кандидатлардан барлыгы 341 күзәтүче теркәлгән. Алар хәзерге минутларда сайлау барышы, сайлаучыларның яшерен тавыш бирүгә хокуклары үтәлүен карап, тикшереп...

Бөгелмәлеләр актив рәвештә сайлау участокларына килә тора. һәрберсенең теләге бер - Парламентка Татарстан командасын туплау.

Мондый җитди сәяси вакыйга, әлбәттә, күзәтүчеләрнең үткен күзе астында уза. Шәһәр сайлау участокларына төрле сәяси партияләр һәм кандидатлардан барлыгы 341 күзәтүче теркәлгән. Алар хәзерге минутларда сайлау барышы, сайлаучыларның яшерен тавыш бирүгә хокуклары үтәлүен карап, тикшереп торалар. Ә авыл җирлекләрендә бүген 150 күзәтүче эшли. Аларның да миссиясе бер - сайлаулар ачык һәм хокук бозуларсыз узарга тиеш. Тәртип бозу-бозмау очракларын шулай ук хокук саклау органнары да күзәтчелек итә.

- Бер генә сәяси партиянең һәм депутатлыкка дәгъва кылучы кандидатның гадел сайлауларга хокукы бозылырга тиеш түгел, - ди ТР Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге матбугат хезмәткәре Эльвира Нурмөхәммәтова.

Ә сайлаучылар исә, берәм-берәм яшерен кабиналарга узып, гражданлык карашын сайлау бюльлетенендә рәсми төстә белдерә тора.

Исегезгә төшерәбез, сайлау участоклары бүген кичке 20 сәгатьтә ябыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: