Бөгелмә авазы

БӨГЕЛМӘДӘ РУТЕНИЙЛЫ ЯҢГЫР ЯУГАН: ХАЛЫК ШӨБҺӘДӘ, РОСПОТРЕБНАДЗОР ТЫНЫЧЛАНДЫРА

27 һәм 28 сентябрь көннәрендә, республика территориясендә, бигрәк тә Бөгелмә районына туры килгән участокта, радиацион яңгыр яуган дигән хәбәр чыкты. Рутений-106 кисәкчекләре булган явым-төшемнәрнең нәтиҗәсе нинди булган? Бөгелмә районыннан шомлы хәбәр килеп иреште: районда авыручылар саны арткан, хастаханәләр шыплап тулган, хәтта диагноз да куя алмыйлар икән. Республиканың көньяк-көнбатыш районнары табигате...

27 һәм 28 сентябрь көннәрендә, республика территориясендә, бигрәк тә Бөгелмә районына туры килгән участокта, радиацион яңгыр яуган дигән хәбәр чыкты. Рутений-106 кисәкчекләре булган явым-төшемнәрнең нәтиҗәсе нинди булган?

Бөгелмә районыннан шомлы хәбәр килеп иреште: районда авыручылар саны арткан, хастаханәләр шыплап тулган, хәтта диагноз да куя алмыйлар икән. Республиканың көньяк-көнбатыш районнары табигате болай да чистадан саналмый, монда, нефть табылу сәбәпле, экология болай да начар.

 

Әмма шушы көннәрдә генә билгеле булган хәбәр халык арасында имеш-мимешләр таралуга сәбәпче булды. Россия Гидрометеорология үзәге Чиләбе өлкәсендәге «Маяк» комбинаты янында рутений-106ның югары концентрациясен ачыклаган.

"Росатом" дәүләт корпорациясе составына кергән Чиләбе өлкәсенең Озерск шәһәрендәге "Маяк" җитештерү берләшмәсе атом-төш кораллары өчен чимал әзерли. 1957 елда, бу предприятиедә авария булу сәбәпле, атом-төш калдыклары Чиләбе өлкәсе торак пунктларындагы яшәүче халыкны зарарлаган иде. "Кыштым фаҗигасе" атамасы белән билгеле бу һәлакәт нәтиҗәсендә, Чиләбе өлкәсендәге татар авыллары, шул исәптән Мөслим, Караболак (Татарская Караболка) авыллары аеруча зур зыян күрде. СССР вакытында бу фаҗига нәтиҗәләре сер итеп аталу сәбәпле, зыян күрүчеләр саны билгеле түгел. "Маяк"тагы авария атом-төш калдыкларының атмосфераны агулавына бәйле иң зур аварияләрнең берсе.

Гидрометеоүзәк билгеләп үтүенчә, атмосфераның «гаять югары дәрәҗәдә пычрануы» хакында сүз бара. Чиләбе өлкәсенең Ибрагимово, Новогорный, Худайбердинск, Метлино бистәләрендә, шулай ук Уфаның Дим бистәсендә һәм Татарстанның Бөгелмә районында югары күрсәткечләр теркәлгән. 27 һәм 28 сентябрь көннәрендә, республика территориясендә, бигрәк тә Бөгелмә районына туры килгән участокта, рутений-106 кисәкчекләре булган яңгыр яуган.

 

Франция Атом-төш һәм радиация куркынычсызлыгы институты белгечләре моннан алдарак, сентябрь уртасында ук Идел һәм Урал арасындагы атом-төш объектындагы авария хакында хәбәр иткән иде. Нәкъ менә шул сәбәпле, Европа территориясендә рутений-106 радиоактив болыты хасил булган. Шул рәвешчә, Россиядә радиациядән пычрану булу факты турында чит ил белгечләре беренче белдерде.

"Гринпис" Энергетик программасы" проекты җитәкчесе Рәшит Алимов дөреслекне "Маяк" берләшмәсе махсус яшергән дип саный. "Әлегә француз институтының 100-300 терабеккерель активлык булган дигән мәгълүматлары бар. Бу "Маяк" берләшмәсендәге рөхсәт ителгән нормаларга караганда 10 мең тапкырга күбрәк. Димәк, кайдадыр авария булган", - ди ул. "Гринпис" вәкиле фикеренчә, рутений кебек техноген радионуклид халыктагы онкологик авыруларны көчәйтергә мөмкин.

Рутений - көмеш төсендәге металлл. Рутений-106 - рутений изотопларының берсе, бу металл шушы рәвешчә табигатьтә очрамый. Рутений-106 атом-төш материаллары - плутоний, уран, торийны "янганда" "калдык" продукт буларак барлыкка килә. 1 тонна атом-төш ягулыгы янганда, якынча 250 грамм тирәсе рутений барлыкка килә.

"Халыкка куркыныч янамый"

Гидрометеорология үзәгенең рәсми сайтында: "нык пычрану билгеләре ачыкланды: атмосфера "яңгырлары"ның тыгызлыгы бу айда 16 һәм 60 тапкырга артты" дип язылган. Тик ведомство һава пробаларында алынган Ru-106 -радионкулиды кеше организмына зыян тудырмый дигән фикерне алга сөрә.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе исә халыкны тыныч булырга өндәде. Ведомствоның матбугат хезмәтендә "Бөгелмәдә табылган рутений радиацион фонга тәэсир итмәде. Көндәлек радиоактивлык бу төбәктәге күпьеллык нормалардан артмады", - дип белдерде.

"Бөгелмәдә рутений пары 16 тапкырга артыграк"

Татарстанның атом-төш куркынычсызлыгы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов "Татар-информ"га үз фикерен белдерде.

- Эш шунда, кайда да булса, авария булган. Бу хакта сентябрь ахыры-октябрь башында гына билгеле булды. Һәм менә, ниһаять, ул хәбәр Россиягә дә килеп җитте. Әмма бу хакта иң элек чит илдә сөйләнелде. Составында күп күләмдә рутений булган радиация явым-төшеме табылды. Күрәсең, кая да булса авария чыккандыр. Әмма кайда икәнен төгәл белүче юк. Чиләбедәдер дигән шик бар, чөнки анда рутений пары 200 тапкырга югарырак. "Маяк" җитештерү берләшмәсе тирәсендә дип тә әйтәләр. 1967 елдагы аварияне күпләр хәтерли. Ул глобаль һәлакәт санала, 100 чакрым киңлектә, 400 чакрым озынлыкта булды ул. Менә хәзер дә шунда тагын нидер килеп чыккандыр дип уйлыйлар. Әмма моңа төгәл дәлилләр әлегә юк.

Бөгелмәгә килгәндә исә, монда радиация явым-төшеменең күләме 16 тапкырга артык. Димәк, монда да радиоктив явым-төшем булган дигән сүз.

Альберт Гарапов сүзләренчә, халык үз-үзен сакламаса, аның турында беркем кайгыртмаячак. Шуңа күрә ул бөгелмәлеләргә, беренче чиратта, ачык грунтта үскән яшелчә, җиләк-җимешне әйбәтләп юарга киңәш итә. Рутений - бета-нурланыш чыганагы булып тора. Ирекле электроннардан электрон нурланыш тарала. Ул организмга эләксә,төрле авыруларга китерә. Бу - нурланышның көче һәм күләменә карап, эчке органнарның функциясен боза. Нәтиҗәдә төрле дәрәҗәдәге онкология авырулары килеп чыгарга мөмкин.

- Бөгелмә халкы йоклап ятарга тиеш түгел. Шул ук вакытта санитар-эпидемия хезмәте дә, гидрометеорология үзәге дә мониторинглар еш уздырып торырга тиеш. Бөгелмә, Әлмәт районнары болай да пычрак экологияле районнар. Нефть скважиналарында уран тозы бар - болай да радиоактив кушылмалар дигән сүз. Ә боларга рутенийның да кушылуы төрле катлаулыктагы авыруларга китерә, - ди ул.

 

ТР атом-төш куркынычсызлыгына каршы җәмгыять рәисе, Бөгелмә һәм аңа якын-тирә район халкына паникага бирелмәскә куша. Аныңча, иң отышлы юл - үзеңне һәм якыннарыңны бәла-казадан саклау өчен табибларда тикшеренү.

"Караболакта үлемнән калган 50 кеше җан асрый"

"Маяк" берләшмәсендә шартлау булганга 60 ел вакыт үтте. Без - бу хәлләрне ишетеп белүче буын гына. Шулай да Чиләбе өлкәсендәге коточкыч хәлләр, Татар Караболагы, Мөслим кебек татар авылларының радиация нурлашында калуын китаплардан укып беләбез.

Бүген Чиләбе өлкәсенең Татар Караболагы авылында булыр-булмас 100 кеше яши. Ә бит кайчандыр гөрләп торган авыл булган, 4500 кеше яшәгән. "Татар-информ" хәбәрчесе Татар Караболагы авылында яшәп ятучыГөлшара ханым Исмәгыйлева белән дә элемтәгә керде. "Бүген андый парлар чыкканын белмибез", - диде ул яңа гына чыккан радиация нурланышы турында биргән соравыма җавап итеп.

- Авариягә кадәр безнең авылда 4500 кеше яшәгән. Бүген инде үлми калучылар нибары 50 кеше калды. Балалар, оныклар кире әйләнеп кайтып, әти-әниләренең өйләренә килеп яшиләр. Авыл бик начар хәлдә.

1997 елдан бирле иҗтимагый оешма җитәкчесе булып эшлим. Әмма бер генә кеше бернишли алмый. Бүгенгә кадәр тырышып, сугышып ятам. 2005-10 елларда авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын алып бардым, депутат булдым. Шул елларда авылга кадәр юл кертергә ирештем. 2005-2013 елдан бирле газ кертү артыннан йөрдем. Аны бөтен кеше дә кертә алмый бит, бәясе космос. Мин үткәрдем, 160 мең сумга төште. Утын ягарга кушмыйлар, ә авыл халкының башка чарасы юк.

Караболак халкы куе урман булып үскән чыршы агачларын ягып яши. Шартлаудан соң колхозның 4 мең гектар кырларында өлгереп, нурланыш тузанына коенган уңышны авыл халкы, мәктәп укучылары тирән-тирән чокырлар казып җиргә күмә. Аннары бу җирләр бер метр тирәнлектә әйләндереп сукалана. Халык ялангач куллары белән, бернинди саклану киемнәре кимичә, өй түбәләрендәге, биналардагы, фермалардагы нурланыш тузанын юа, сарыкларның йонын кыркып тапшыра. Икенче елны сукаланган җирләргә укучылар һәм авыл халкы чыршы үсентеләре утыртырга чыга. Әлеге дүрт мең гектар 60 ел эчендә калын урманнарга әйләнә, авыл халкы әнә шул чыршыларны бүген утын итеп куллана.

-Фаҗигагә 60 ел булды, дәүләт безнең барлыгыбызны белми. Авылга әзрәк утлар үткәрделәр. Халыкка акча белән беркем булыша алмый, - ди Гөлшара ханым.

Татар авылларын нурланышлы җирләрдән ераккарак күчерү өчен 1 миллиард 800 миллион сум акча бүленә. Хакимиятләр 1 миллиард сумына Мөслим авылы күчерелде дип хисап тота, ә 800 миллион һавада эленеп кала. Караболак бүген дә күп гасырлык тарихи урынында һәм шул ук вакытта нурланыш кочагында көн күрә.

-Авылны беркая күчермәделәр. 2006 елда Путинга туры элемтә вакытында да хат яздык. Иң пычрак авыл - безнеке. Иртәнге биштән башлап 11 сәгать эчендә бар агу безнең авылга төшеп утырган. Җил булган булса, ул бөтен җиргә таралыр иде. Миңа ул вакытта 12 яшь иде, иртән-иртүк эшкә чыгардылар, яланаяк, яланкул эшләдек. Паспортта яшәү урыныбыз "Караболак" дип язылган. Рус Караболагы авылын күчерделәр. Әмма безнең авыл шул урынында калды.

Без инде кая гына мөрәҗәгать итмәдек. Безнең бәлабезне аңлап, бердәнбер хат Казаннан килде. Анда: "Өебез бик үк әйбәт хәлдә булмаса да, торырлык. Безгә күчеп килегез" дип, бер гаиләгә урын тәкъдим иткәннәр иде. Әгәр кая булса да күчерсәләр, әбиләр, һичьюгы утын якмас өчен булса да, күчеп китәрләр иде, - ди авыл активисты.

Авылда 50 кеше калгач, Гөлшара Исмәгыйлева губернаторга елап керә. Шушы кешеләргә судсыз-нисез ай саен 2000 сум акча бүленүгә ирешә ул. Әмма суд телдән язылган бу карарны кире кага.

"Атнасына ике-өч кеше үлә"

Гөлшара ханым авылның бүгенге көнен сурәтләгәндә хисләрен тыеп тора алмады.

-Авыл кырыенда 8 зират бар. Бәрәңге утыртмыйбыз. Яшьләргә эш юк, әниләренең пенсиясенә яшиләр. Алар үлсә, бер тиенсез калалар. Инде икенче, өченче буын үлә башлады. Атнасына 2-3 кеше вафат була. Күченеп киткән булсалар да, алар бит безнең балалар. Авыл зиратына китереп күмәләр. Соңгы арада 48, 50, 60 яшьлек авырулар шул начар зәхмәттән китеп барды. 17 яшькәчә балалар организмнарына иң нык начарлыкны алган. Бу вакытта бит әле организм ныгып бетмәгән була. Дәүләткә "Рактан кырылалар" дип сөйли башласак, "ул авыру бөтен җирдә бар", диләр. Шулай итеп безгә сан да, сыйфат та юк.

Гөлшара ханым авылдашларының ни рәвешле авыруы турында да сөйләде.

-Беренче вакытларда "Фәләннең кан анализы начарланган икән" дигән хәбәрләр килә иде. Аннары кан тамыры-йөрәк авырулары баш калкыта. Күп тә үтми, шикәр чиренә, яман шешкә әверелә. Шулай итеп, радиация үз эшен эшләп ята, тиз арада китеп тә баралар, - ди ул.

Татар Караболагында бүгенге көндә җирле үзидарә юк. Бер белешмә артыннан да районга барырга кирәк. Авылга автобус йөрми, моның өчен олы юлга чыгасы. Ә районга барып кайту 600 сумга төшә.

Кайчандыр гөрләп торган Татар Караболагы менә шулай ярым үле хәлдә, соңгы сулышында яши.

"Бездә гомер-гомергә авырулар күп булды"

Татарстанда авырулар саны арткан дигән сүз ни дәрәҗәдә дөрес? Бөгелмә районы үзәк хастаханәсендә авыруларның күп булуы турындагы хәбәрләрне кире кактылар. Телефон трубкасының аргы ягында, сорауны да тыңлап бетермәстән, җавап әзер иде: "Андый нәрсә юк!" Өстәмә сорауларга урын калмады, телефонны шартлатып куйдылар.

Бөгелмә районында эшләгән, хәзер лаеклы ялдагы бер табиб исә, исемен әйтмәүне үтенеп, "Татар-информ"га түбәндәгеләрне сөйләде.

-Кеше авырмыйча тормый инде. Ул бөтен районда да шулайдыр. Шулай да безнең авылда авыручылар саны күп дигән нәтиҗә ясалган иде. Без инде моны, нефть чыгарылу сәбәпле, экологиянең пычрануыннан күрдек. Гадәттә, өч яшькәчә балалар авыр тернәкләнеп китә, аннан соң, гомер уртасына җиткәндә, 50-55 яшьләрдә кан тамыры-йөрәк авырулары, шикәр чире баш калкыта иде. Яман шеш белән исәптә торучылар да булды. Ә менә Бөгелмә хастаханәләрендә хезер күпме авыручы барын, эшләмәгәч, белмим. Анда буш урыннар электән дә булмады", - диде.

"Канымның бер генә күрсәткече дә нормага туры килми, диагноз куя алмыйлар"

 

"Татар-информ"га Бөгелмә белән бер яссылыкта урнашкан Сарман районыннан Гамил абый мөрәҗәгать итте.

-Кинәт кенә авыру килде безгә. Дөрес, минем кан авыруы электән дә бар иде. 15 еллап элек баш калкытып алган иде ул. Әмма шуннан соң мин сәламәт яшәү рәвеше алып бардым.

Бер ай элек тагын хәлемдә үзгәрешләр сизелә башлады. Кан анализының бер генә күрсәткече дә нормага туры килми. Бер ай инде диагноз да куя алмыйлар. Табиблар да хәтта: "Менә шул авыру дигән диагноз куяр идек, монысы (теге яки бу симптом) бар бит", дип, икеләнә. Атна саен Әлмәткә барып анализ бирәм. Аны кызым Казан табибларына күрсәтә. Район җирендә гематолог дигән белгеч тә юк бит әле аның. Үземнеке үземдә дигәндәй, хатынымның да хәле авыраеп китте. Башта ул өйдә тын кысылудан зарланды. Урамда да һава җитми башлагач, Бөгелмә районына шифаханәгә китте. Миннән аермалы буларак, аның күрсәткечләре нормада. Менә кичә сөлек куйдырган иде, бүген хәлем әзрәк әйбәтләнде", - ди. Без генә түгел, танышларыбыз да кинәт баш авырту, хәлсезлектән зарлана. Бөгелмә хастаханәсе авырулар белән тулган, диләр. Аларга да минем кебек диагноз куя алмыйлар икән, - диде ул.

Радианурланыш алу нәрсәгә китерә?

Радиация белән агулану нәтиҗәсендә, организмда ирекле радикаллар, радионуклидлар барлыкка килә, алар биологик һәм метаболизм процессларын үзгәртә. Нәтиҗәдә, радиация нурланышы аркасында, аксым һәм нуклеин кислотасы төзелеше бозыла, ДНК зыян күрә, мутацияләр, яман шеш барлыкка килә һәм яман шеш авырулары ел саен 9 %ка арта бара. Агулану симптомнары әкренләп күзәтелә. Тышкы симптомнардан чыгып кына, кеше үзенең радионурланыш алганын ачыклый алмый.

Радиацияне организмнан ничек чыгарырга?

  • Моның өчен түбәндәге ризыкларны кулланырга кирәк:

  • бал һәм умарта серкәсе;

  • чөгендер, ул гемоглобинны күтәрә;

  • салкын ысул белән сыгылган үсемлек майлары;

  • органик чүпрә (балаларга тәүлегенә 15 мг, өлкәннәргә 50 мг га кадәр)

  • клетчаткага бай солы ярмасы, кара җимеш, ашлык ипие, миндаль, әстерхан чикләвеге, груша, эшкәртелмәгән дөге.

  • Шлак һәм токсиннар организмнан йә тире аркылы, йә эчәкләр бушануы аркылы чыга. Шуңа күрә, радиация нурланышы алырга мәҗбүр булган кешегә ешрак юынырга, су эчәргә һәм шулпалы ризыклар ашарга кирәк. Тәҗрибә күрсәткәнчә, махсус диетада торган кеше, орагнизмына кергән радиацияне билгеле дәрәҗәдә киметә ала.

  • http://intertat.ru/society/b-gelm-d-ruteniyly-ya-gyr-yaugan-khalyk-sh-b-d/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: