Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә пенсия алды яшендәге гражданнарны укыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар

“Демография” милли проекты кысаларында, 2019 елдан башлап Татарстан Республикасында федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты хисабына пенсия алды яшендәге гражданнарга кыска сроклы һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү оештырыла.

Август-сентябрь айларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан эш бирүчеләрнең максатчан категорияле хезмәткәрләрне укытуга булган ихтыяҗларына мониторинг үткәрелгән.

Хәзерге вакытта халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тарафыннан әлеге чарада катнашырга предприятие һәм оешмаларны җәлеп итү эше дәвам итә.

Укыту киң алып барыла торган һөнәрләр исемлеге: ремонт-төзелеш, көнкүреш, автотранспорт хезмәтләре күрсәтү, җәмәгать туклануын оештыру һәм халыкның ялын оештыру һәм башкалар. Төп басым – квалификацияле кадрларга, ныклы белемгә ия һәм үз-үзен тормышка ашырырга сәләтле предприятиеләрнең: КИПиА слесаре, техносфера куркынычсызлыгы, газ җиһазларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча слесарь, персонал белән идарә итү, хисапчы, оператив-күчмә бригада электромонтеры һ. б.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 15 кеше катнашуында шәһәрнең уку йортлары һәм оешма вәкилләре белән үткәрелгән киңәшмәдә сүз әнә шул хакта барды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: