Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә “Оста куллар күңелсезләнми” бәйгесе игълан ителде

Сез лаеклы ялда һәм актив ял яклы. Шуның өстенә сез иҗади кеше: агач кисеп әйберләр ясыйсыз, табигый материалдан үзенчәлекле эшләнмәләр булдырасыз, бәйлисез яки чигәсез?

Реклама

Ул выакытта сезгә “Оста куллар күңелсезләнми” бәйгесендә катнашыр вакыт җитте. Аны мәдәният бүлеге ярдәме белән Бөгелмә муниципаль районы ветераннар советы оештыра. Чараны әзерләү һәм үткәрү буенча советның рәис урынбасары Владимир Ильин җитәкчелегендә комиссия булдырылган.
     Эшләргә бәя биргәндә иҗади якын килү, сәнгати эшләнеше, идеяләрнең оригинальлеге, традицион булмаган техника һәм сәнгать ягыннан бизәү дәрәҗәсе истә тотылачак. Конкуска эшләр компьютерда эшләнгән язма күрсәтмә (10 см x 4 см размерда) белән кабул ителә. Анда шулай ук эшнең атамасын, башкару техникасын, үзегезнең исем-фамилиягезне, яшьегезне һәм элемтәгә керү өчен мәгълүматларны язу зарур.
    Бәйге агымдагы елның 28 июлендә Ленин урамы, 45 адресы буенча урнашкан Балалалар паркында үткәреләчәк. Гаризалар 16 июльдән 26 июльгә кадәр iizmylov@mail.ruэлектрон адресы һәм 8-987-400-72-10, 8-917-908-51-67 телефоннары буенча алына. Иҗади эшләр Балалар паркында 27 июль көнне 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.
Конкурс җиңүчеләренә Димломнар һәм кыйммәтле бүләкләр каралган. Барлык катнашучылар да Дипломнар белән бүләкләнәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: