Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә әниләр һәм бәбиләр дә тавыш бирә

Ил күләмендәге мөһим сәяси вакыйгадан бер генә гражданин да читтә калырга тиеш түгел. Шуңа күрә Бөгелмә бала тудыру йортында да сайлаулар узды. Вакытлыча формалашкан 1141 сайлау участогында теркәлгән пациентлар үз хокукларыннан файдалана. Бөгелмә шәһәре бала тудыру йортында исә бүген 19 пациент тавыш бирде. Шуларның берсе - беренче тапкыр тавыш бирүче...

Ил күләмендәге мөһим сәяси вакыйгадан бер генә гражданин да читтә калырга тиеш түгел. Шуңа күрә Бөгелмә бала тудыру йортында да сайлаулар узды.

Вакытлыча формалашкан 1141 сайлау участогында теркәлгән пациентлар үз хокукларыннан файдалана. Бөгелмә шәһәре бала тудыру йортында исә бүген 19 пациент тавыш бирде. Шуларның берсе - беренче тапкыр тавыш бирүче яшь әни. Аңа комиссия әгъзалары бүләк тапшырды. Биредә чит регионнан - Оренбург өлкәсеннән килгән пациент та бар, ул сайлауларда катнашып, Парламент формалашуына үз карашын белдерде. Ирина Золоторева исә - күрше Баулы районыннан.

- Бүгенге көндә һәркемнең сайлау мөмкинлеге бар. Кеше дәвалану учреждениесен, дәвалаучы табибны, шулай ук бала тудыру йортын да үзе сайлый. Хөкүмәтне дә үзебез сайлыйбыз. Ил җитәкчелеге үзара киңәшеп кенә депутатларны билгеләсә, әлбәттә, дөрес булмас иде. Безнең республика, безнең ил белән халык ышанычын яулаган җитәкчеләр идарә итәргә тиеш. Шуңа күрә мин сайлауларда катнашам, - диде Ирина, кечкенә сабыен 5 кенә минутка палатада калдырып, сайлау комиссиясе әгъзалары янына чыкканда.

Бала тудыру йортында тавыш бирүчеләр саны, инде иртәнге 10 сәгатькә үк 100 процент тәшкил итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: